• Фото: promvesti-vrn.ru

Сугымчы да дефицит

– Сез бозавыгызны кемгә суйдырдыгыз ул? –Ноябрь урталарында һич уйламаганда бер үгезне урнаштырырга туры килгәч, берничә көннән күршебез Рәдифә шулай дип сорады. – Һич кеше табып булмый. Үткән елгы бригадалар берсе дә йөрми икән инде. Кайсы эшкә киткән, кайсы команда тупларга кеше юк ди...

– Ие шул, быел анысы да проблемалы булырга охшап тора... Алар туктаганны ишеткәч, без бер ай алдан Кариледә яшәүче элекке күршебез Рафаэльләргә язылган идек. Монысын кинәт булгач, чиратсыз алдылар... – дим.

Берничә көннән белешкән идем, танышларына әйтеп чалдырганнар.Соңгы елларда авыл кешесе бу җәһәттән рәхәткә тиешкән иде. Һәр авылда берничә бригада, бер-ике көн алдан белешсәң, шул арада килеп, эшкәртеп тә китәләр. Бөтенесендә бер бәя, акчаңны әзерләп куясың да эш бетә. Әле эч маен, тиресен кая куйыйк дип тә аптырыйсы түгел, кайсылары үзе алып китә, кемнәрнеңдер үз кешеләре бар, шалтыраталар да, сугымчылар эш бетергәнче килеп җитәләр.
Башка елларда без дә авылдашыбыз Илнурга әйтә идек, кулыннан ит тә бик тәмле була, сүз дә тыңлый, егетләре белән бик чиста, тыныч, рәхәт итеп тә эшлиләр иде. Алар аны эш арасында, ял вакытларында гына эшли иде. Фермада ветеринария табибы булып эшли ул. “Быел терлек бик күп, эш тә күп, төшке ашауга да тизгә генә кайтып киләбез, ачуланмагыз, тыңлап булмый”, – диде Илнур. Ничек итеп ачуланасың... Хуҗалык эшеннән кайткан арада үз маллары, йорт эшләре дә көтеп тора бит. Тырыш, булдыклы егетләр үзләре дә мал-туарны күпләп асрый. Ярый әле алдан белешкәнбез, алдан язылганбыз дип сөендек. Рафаэльләр төркеме белән дә беренче эшләвебез түгел. Алар да бик җайлы, җиңел эшли. Районда гына түгел, тирә-якта данлыклы сугымчы Хәмзә абый белән эш башлаган егет ул (сигезенче дистәсен ваклаган Хәмзә абый быел гына туктаган). “Инде декабрь аена урыннар юк”, – дигән иде алар бездә эшләгәндә үк. Менә шулай, авылларда сатучылар гына түгел, акрынлап балта осталары – вак-төяк эшкә чакырырдай кадак кагучылар, нәрсәдер этәргә, тартырга, күтәрергә кирәк чакта ярдәм итәрдәй кешеләр бетеп бара... Бу исемлек торган саен озыная. Аларга быел сугымчылар да кушылды...

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре