Җир йөзендә 2,2 миллиард чамасы кеше күз авыруларыннан интегә. Россиядә исә ел саен 16 миллион күз авыруы теркәлә. Татарстанда да саннар мактанырлык түгел. Бүген республикада күз авырулы 400 мең чамасы кеше бар. Шуларның өчтән бере диярлек – балалар. Күз күрүе ник начарлана?
Республика клиник офтальмология хастаханәсе баш табибы урынбасары Елена Жиденко сүзләренә караганда, бүген республика халкы, нигездә, биш төрле күз авыруыннан интегә.
– Глаукома арада иң җитдие санала. Инвалидлыкка китергән чирләр арасында да беренче урында тора ул. Макуляр дегенерация (күзнең арткы челтәр катлавы бозылу), күз нервы зәгыйфьләнү очраклары да еш күзәтелә. Шикәр чире вакытында күзәтелә торган күз авыруы (диабетик ретинопатия), катаракта, ерактан яки якыннан начар күрүчеләр дә шактый, – дип сөйләде белгеч журналистлар белән очрашуда.
Күпләрнең чирдән килеп терәлгәч кенә дәвалана башлавы вазгыятьне тагын да катлауландыра, ди табиблар.
– Күзгә зыян килеп, тиз арада ашыгыч ярдәм кирәк булса, кеше шундук чарасын күрә, табибка күренә. Ә менә күз авырулары очрагында хәлләр мактанырлык түгел. Табибка соңга калып күренүчеләр шактый. Авыруларның күбесе башта үзен берничек тә сиздерми. Шул ук глаукома, мәсәлән, акрынлап кына, берниниди билгеләрсез азып ятарга мөмкин. Күзнең челтәр катлавы авырулары да мәкерле. Бу чирләрне вакытында ачыклау өчен, вакытында диспансеризация, профилактик тикшеренү узарга кирәк, – дип киcәтә Елена Жиденко.
Катаракта да үзен соң чиккә җиткәндә генә сиздерә торган мәкерле чирләр рәтендә. Татарстанда күзгә ясалган операцияләрнең күпчелеге нәкъ менә шушы чиргә туры килә. Әйтик, бер Республика клиник офтальмология хастаханәсендә генә дә ел саен катарактага 30 меңләп операция ясала.
– Офтальмология – медицинаның бик зур тизлектә үсә торган тармагы. Бәхеткә, без халыкка югары технологияле, сыйфатлы ярдәм күрсәтә алабыз. Мисал өчен, замана технологияләре шул ук катарактага ясала торган операцияләрне дә күп дигәндә 15 минут эчендә ясарга мөмкинлек бирә. Ул бернинди авыртусыз уза, аннан соң кеше тиз арада тернәкләнә. Ике-өч көннән инде гадәти тормышына әйләнеп кайта ала. Күзнең челтәр катлавына да операцияләр күп ясала. Ул күзнең тирәнрәк катлауларына кагыла. Шуңа күрә тернәкләнү дә озаккарак сузыла, – ди хастаханә офтальмохирургы Ләйлә Төхфәтуллина.
Белгеч сүзләренә караганда, соңгы арада күз авырулары яшәргән. Нигездә өлкәннәр чире саналган глаукома соңгы арада 30–40 яшьлекләр арасында да очрый башлаган. Ләйлә Төхфәтуллина моның төп сәбәпләренең берсе дип күбебезнең күзләрне саклауны кирәк тапмавын атый.
– Әйтик, җәй көне кызынганда күздә, һичшиксез, кояштан саклый торган күзлек, башта башлык булырга тиеш. Кояш нурлары күз алмасына зыян сала, хрусталикның иртә картаюына китерә. Гаджетларның күзгә китергән зыянын әйтеп торасы да юк. Соңгы арада шикәр чире, гипертония очраклары арту хәлне тагын да мөшкелләндерә. Ник дигәндә, бу чирләр шулай ук күзгә бәрә, – ди табиб.
Өлкәннәрнең генә түгел, балаларның күзләре дә даими тикшерүгә мохтаҗ. Соңгы елларда 4–5 яшьлек балалар арасында да күз авырулары ачыклана башлаган. Белгечләр бу күренешнең төп сәбәбен заман чиренә әверелеп барган смартфон, гаджетларга бәйлелектә күрә. 7–8 яшькә кадәрге балалар монитор яктылыгын авыр кабул итә, дип кисәтә табиблар. Шуңа күрә балаларга гаджетларны 20 минуттан да артыграк каратмаска киңәш итә алар.
Күз сәламәтлеге белән шөгыльләнүче табиблар яшерми: җәй алар өчен иң тынгысыз чор санала. Ник дигәндә, бу чорда бакчада, кырда эшләгәндә күзгә зыян килүләр саны бермә-бер арта. Узган ел, әйтик, Республика клиник офтальмология хастаханәсенә 45 мең кеше беренче ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.
– Соңгы арада триммер белән эшләгәндә зыян килү очраклары күп. Битлек киеп эшләмәгәч, тимер кисәге күзгә эләгә. Ул хәтта күз алмасының эченә үк үтеп керергә мөмкин. Анысы бигрәк тә куркыныч. Болгарка белән эшләгәндә дә сак булырга кирәк. Быел җиләк, чия җыйганда күзгә ботак кадалу очраклары да булды. Бер ир-ат өчен балыкка бару да аяныч тәмамланды. Иптәше кармакны суга ыргытам дигәндә, аның ыргагы моның күз алмасына кадалган. Шуңа күрә җәйге чорда аеруча сак булырга кирәк, – ди хастаханә офтальмохирургы Элина Минхуҗина.
Күзләр сәламәт булсын
– Вак рәсем, текстка текәлеп утырганда, күзләр бик нык арый. Шул сәбәпле еш кына кешенең күрүе дә начарлана. Шуңа күрә озак вакыт телефонга текәлеп, нидер карап, укып утырудан тыелырга кирәк. Балаларга да төрле мультфильм, кино, роликларны зур экраннан күрсәтсәң, яхшырак булачак.
– Ноутбук яки компьютер экраны ким дигәндә 50–60 см, телевизор исә 2–3 метр ераклыкта булырга тиеш.
– Күзләрне ял иттереп алырга да онытмагыз. 40–45 минут компьютерда шөгыльләнгәч, 10–15 минут күзгә гимнастика ясап алыгыз. Моның өчен аска-өскә, сулга-уңга карарга, күзне түгәрәк буйлап әйләндерергә кирәк. Тагын бер ысул: тәрәзә янына килеп басыгыз да карандаш яки фломастер белән тәрәзәгә бер нокта төртегез. Еракка карап алгач, карашыгызны шул төрткегә юнәлтегез. Аннары кабат еракка карарга кирәк. Берничә тапкыр шулай эшләү күз мускулларындагы киеренкелекне бетерә.
– Йокы режимы бозылу күз нервына тискәре йогынты ясый. Шуңа күрә йокыгыз туйганчы йокларга тырышыгыз.
– А, Е, С витаминнарына бай ризыклар (кишер, кара җиләк, брокколи, шпинат, җиләк-җимешләр, балык, фасоль һ.б.) ашагыз.
– Елга бер тапкыр булса да күз табибына күренеп кайтсагыз да зыян итмәс.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез