Юбилей уңаеннан үткәрелгән кичә «Чорлар аша карыйм үткәннәргә» дип аталды. Бер гасырга якын гомернең этапларга бүленүе – әлбәттә инде, табигый хәл.
Легенда
Училищены тәмамлаганга инде 50 ел вакыт узып китсә дә, төркемдәшләр белән гел аралашып торабыз һәм, беренче чиратта, без укыган чорда директор булып эшләгән Илдус абый Сәгъдиевнең хәл-әхвәлләрен белешәбез. Бәйрәмдә дә шул хәл кабатланды. Хәләл җефете, химия фәненнән укыткан Флера апа белән залга килеп керүләре булды, халык җанланып китте. Барысының да кул биреп, кочаклашып исәнләшәсе, котлау сүзләрен җиткереп каласы килде. Татарстанның атказанган укытучысы, халык мәгарифе отличнигы, 21 ел буена Арча педагогия училищесының директоры булып эшләгән Илдус абый белән безгә дә сөйләшеп алырга мөмкинлек табылды. «Шушы түгелмени бәхет?» дигән сүзләрне нәкъ менә шул чакта әйтте дә инде ул.
– Училищега беренче тапкыр, Флера апаң белән җитәкләшеп, 1963 елда килдек. Безне Бөек Ватан сугышында катнашкан, орден-медальләр белән бүләкләнгән, заманында райком секретаре булган кешелекле директор Мөнәвир Ибраһимов эшкә алды. Ул вакытта Әлифба авторлары Сәләй ага Вәгыйзов, Рәмзия Вәлитова кебек олы шәхесләр эшли иде. Шул укытучыларга охшарга тырышып, эш башлаган кешеләр без, – диде ул.
Остазлары, чыннан да, искиткеч булган аның. Күп нәрсәгә өйрәткәннәр. «Җитәкче, беренче чиратта, коллективтагы һәрбер кешенең хезмәтен күрә белергә, аңа дөрес итеп бәя бирергә, кирәк вакытта ярдәм кулы сузарга да әзер булырга тиеш», – дигән сүзләре шул хакта сөйли. Әйтергә кирәк, бу сүзләрнең мәгънәсе – аның тормыш рәвеше.
Өметле киләчәк
Тарих битләренә кереп калган остазларының эшен дәвам иттерүче бүгенге директор Гөлнара Гарипова да нәкъ шул фикердә.
– Нинди генә эшкә тотынсам да, беренче чиратта остазларым белән киңәшләшәм, – ди ул. Барчабызны сокландырып, гөрләп яши бүген көллият. Уку йортында 5 белгечлек буенча 950 студент белем ала.
Директор сүзләренчә, беренче көннән алып, бүгенгә кадәр дәвам иткән «башлангыч сыйныфлар укытучысы» белгечлеген бирү көллиятнең төп миссиясе булып кала бирә.
– Тәрбияче дипломы алып чыккан студентлар исә республикабызның мәктәпкәчә тәрбия өлкәсендәге кадрларга булган ихтыяҗны тулыландыра, – ди ул. – Баскетбол, волейбол, футбол, хоккей, чаңгы, җиңел атлетика, өстәл теннисы, армспорт, көрәш һәм башка секцияләрдә чыныккан, физик тәрбия алган студентларыбыз республиканың спорт мәктәпләрендә тренерлар, инструктор, физик тәрбия укытучылары булып хезмәт итә. Авыл мәктәпләре өчен музыка укытучылары әзерләү максатыннан оештырылган бүлек укытучылары, музыка белгечләре генә әзерләп калмыйча, бик күп талантлы яшьләргә зур сәхнәгә юл ачты. Заман таләпләрен күздә тотып оештырылган «Мәгълүмат системалары һәм программалаштыру» белгечлеге исә – абитуриентларны иң күп җәлеп иткән юнәлеш.
Ниләр күрдек?
Сүз дә юк, мондый чараны кунаклар канәгать булырлык, гомерлеккә истә калырлык итеп оештыра белергә дә кирәк. Көллият коллективы бу эшне дә менә дигән итеп булдырды. Һәрвакыттагыча, иң ягымлы сүзләр, кадер-хөрмәт ветераннар өлешенә тиде. Әле чара башланганчы ук, гөр-гөр килеп сөйләштеләр, чәй эчтеләр алар. Хәер, кайчандыр училищеда укытып киткән мөгаллимнәр көллияттә еш кунак икән. Бер генә бәйрәмнән дә калдырмыйлар аларны. Тәҗрибә уртаклашырга да чакыралар. Шөкер, арада безне укыткан укытучылар да бар әле. Физкультура укытучысы Барый Бакиров, хезмәт укытучысы Ринат Алмаев, музыка укытучысы Фирая апа Батыршинаны күрү бәхетенә ия булдык. Барый Каюмович белән Казансу буйларында үткәрелгән физкультура дәресләрен искә алдык. Нинди генә спорт ярышларында катнашмадык без. Бүгенге казанышлар: тезелеп киткән кубоклар, дипломнар, төрле бүләкләр дә шул елларның дәвамы кебек. Күпме еллар буена спорт буенча данын төшермәгән, арттыра гына барган уку йорты.
Музыка өлкәсендә дә шулай. Фирая апа Батыршинаның авылдан килгән балаларны хорда җырларга өйрәтүе әле дә хәтердә. Башта бернәрсә барып чыкмас кебек тоелса да, зур сәхнәләрдә чыгыш ясарлык итеп әзерләде ул безне. Һәм ул еллар буена югары дәрәҗәдә барды.
– Көллиятебезнең генә түгел, районыбызның визит карточкасына әйләнгән «Язгөл», «Девчата» вокаль ансамбльләре, «Талисман» халык биюләре ансамбле, 50 елдан артык тарихы булган «Ләйсән», «Арча егетләре» халык вокаль ансамбльләре – уку йортыбызның йөзек кашы, – диде бу җәһәттән Гөлнара Гарипова.
«Арча егетләре», «Ләйсән» ансамбльләренең беренче адымнарын да яхшы хәтерлим әле. Бу юлы да, сәхнәгә чыгып басулары булды, чордашларым күз алдыма килеп басты. Әйтерсең берни үзгәрмәгән.
Тик үзгәрешләрне санап бетерерлек кенә түгел. Моны фойеда оештырылган күргәзмәләрдән дә сиземләргә була. Анда «Әлифба» музее, «Патриот» клубы, яңадан-яңа спорт секцияләре, бүгенге технологияләр турында студентлар да, укытучылар да бик тәфсилләп сөйләделәр. Шул ук вакытта галстук таккан пионерлар, сборга чакырып, барабан какты, быргы кычкыртты, чөнки көллият озак еллар буена пионервожатыйлар да әзерләп чыгарды.
Бу уку йортының тагын бер зур байлыгы – иҗат кешеләре. Училищеның тарихы турында тирәнтенрәк беләсегез килсә, әлбәттә инде, Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без – 41 нче ел балалары»н укырга тәкъдим итәм. Ә кичәнең программасы Гариф Ахуновның чабатасыннан башланды. Бу хакта ул «Без бит Арча яклары» дигән әсәрендә язган. Чабата белән укырга кертмәгәч, булачак язучы җир туңдырганчы яланаяк йөри. «Миңа берәү дә чабата белән килгәнсең дип бәйләнә алмый инде хәзер...» – дип яза ул соңыннан. Юбилейга бүгенге иҗат әһелләре дә кайткан иде. Рифә Рахман, Сания Әхмәтҗанова, Гүзәл Әдһәмнең Арчага багышланган шигырьләрен, әсәрдән өзекләрен яратып тыңладык. Көллиятне тәмамлаган Раяз Фасыйхов, Алсу Фазлыева, Резеда Ганиуллина кебек җырчылар сәхнәнең бизәге булдылар.
Туган көн бүләксез булмый. Мәгариф министрлыгыннан, төрле оешмалардан килгән кунаклар, район башлыгы Алмаз Хисаметдинов аларны мулдан тапшырды. Монысы да кирәк. Юбилей ул – хезмәткәрләрнең олы хезмәтен бәяли торган көн дә бит. Ә бу уку йортында һәркем мактауга лаек.
Тарих битләреннән
*1930 елдан Арча тугызъеллык мәктәбе агропедтехникумга әйләнә. Бу уку йортын тәмамлап, 1932 елда 13 кешелек беренче төркем диплом ала. Ә инде 1933 елда укучылар саны 250 гә җитә.
*1937 елдан РСФСР Мәгариф министрлыгы Указы нигезендә Арча педтехникумы педагогия училищесы дип үзгәртелә.
*1941 елның августында уку бинасы, тулай торак һәм барлык хуҗалык корылмалары госпиталь оештырыр өчен хәрби җитәкчеләргә, ә соңрак яраланган немец әсирләре өчен госпитальгә бирелә. Тулай торак, ашханә, укытучылар өчен фатирлар Үрнәк бистәсенә күчерелә.
*1946 елда, Габдулла Тукайның тууына 60 ел булу уңаеннан, Арча педучилищесына бөек шагыйрь исемен бирү турында карар чыгарыла.
*1985 елда коллектив көче белән яңа бина төзелә.
*1992 елның 1 сентябреннән уку йорты педагогика көллияте исемен ала.
*2013 елда «Казан арты милли кадрлар әзерләү буенча ресурс үзәге» дигән статус бирелеп, капиталь төзекләндерү үткәрелә.
*2020 елда «Яшь профессионаллар» федераль грантын отып, заман таләпләренә туры килгән дүрт остаханә ачыла.
*2025 елда педагогик юнәлештәге уку йортлары арасында беренчеләрдән булып, «Профессионалитет» федераль грантын отып, заманча 11 уку кабинеты ремонтлана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез