СВОда батырларча һәлак булган хәрбигә истәлек тактасы ачылды

Актаныш районы Адай авылында махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Марсель Галимовның исемен мәңгеләштереп, истәлек тактасы ачу тантанасы булды.

Бу  хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Чарага районның Әфганстан, Чечня хәрби хәрәкәтләрендә катнашкан ветераннар, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз да килгән иде.

Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов Марсельнең әти-әнисенә, туганнарына улларын лаеклы тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерде.

«Безнең Ватанны саклап үз гомерләрен биргән геройларны онытырга хакыбыз юк», – дип билгеләп узды ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре