СВОда һәлак булган Илнур Закиров турындагы “Энекәш” исемле китап тәкъдим ителде

Бүген танылган журналист, язучы Гөлүсә Закированың энесе Илнур Закиров турында язган китабын тәкъдир итү кичәсе булды.

Апасы Гөлүсәнең уй-хыяллары бөтенләй башка була. Энесе ялга кайткан саен икәүләп мәгълүмат туплыйлар. Исәпләре – исән сау кайткач, китап чыгару. Әле ул бәйрәмдә төп кунак Илнур да була, янәсе.Тик Илнурның язмышы бөтенләй башкача язылган булган. Инде ялга кайтам дигән егетне ни сәбәпледер алгы сызыкка кертәләр. Ул аннан исән чыкмый. Мәрхүмне соңгы юлга озатырга без дә кайткан идек. Бүген аның 51 нче көне икән. Апасы Гөлүсә әйтүенчә, авылда апасы ясин чыга, Казанда аның турында басылган китапны тәкъдир итәләр.

Чарада Татарстан журналистлар союзы рәисе Илшат Әминов, “Татмедиа” җәмгыяте җитәкчесе Шамил Садыйков, язучылар, журналистлар, Гөлүсәнең якташлары бар иде.
– Бу китап “Казан утлары” журналы бастырган 28есе. Әмма ул үзенчәлекле, көтеп алынганы. Аның язмышы башка. Ул йөрәктән чыккан хисләр, чынбарлыкка таянып язылган. Монда – Илнурның язмышы гына түгел, күп кенә егетләр турында. Бу – СВО турындагы беренче китап һәм чын китап. Кызганыч, Гөлүсәбезнең энесе батырларча һәлак булды. Аның ачы язмышын Гөлүсә геройлар аша безгә тапшыра, – ди Шамил Садыйков.

Китап авторы Гөлүсә Закирова мин ул китапны язып бетергәннән соң читкә алып куйган булыр идем, ди.
– Йөрәк яралары басылганчы онытыр да идем. Тик хезмәттәшләрем ирек бирмәде. Алар миңа әйдә китап әзерлә, бастырырга кирәк дип кенә тордылар. Барыгызга да рәхмәтемне җиткерәм, – ди ул. – Әлеге китап ул бер гаилә тарихы. Аннан ниндидер чагыштырулар, сәясәт эзләмәгез. Ул авылда иген игәсе, бала үстерәсе, авылны яшәтәсе егетләр язмышы турында. Һәлак булган егетләрнең рухлары шат, урыннары оҗмахта булсын!

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор махсус хәрби операция Россия Герое мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт мобилизованные "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә"

Көн хәбәре