Быел тәүге тапкыр сайлау көнне экстерриториаль сайлау участоклары эшләячәк.
Аларның берсе Мәскәүдә ачылачак. Ягъни бу көнне эш яки башка сәбәпләр белән ил башкаласында булучылар Татарстанның Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге бинасында урнашкан экстерриториаль сайлау участогында тавыш бирә алачак.
Шундый ук мөмкинлек СВОдагы хәрбиләргә дә тудырылачак. Өстәмә биш экстерриториаль участокның икесе – Луганск Халык Республикасында, икесе – Донецк Халык Республикасында, берсе Херсон өлкәсендә оештырылачак. Биредә алдан тавыш биреп булачак. Бу Татарстаннан киткән хәрбиләр куркынычсыз шартларда сайлауда катнашсын өчен эшләнә.
Исегезгә төшерәбез, бүген, 14 сентябрьдә Татарстан Рәисен сайлау уза. ТР Үзәк сайлау комиссиясе бу постка дүрт кандидатны теркәде: ЛДПРдан Руслан Йосыпов, КПРФтан Хафиз Миргалимов, “Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе”ннән Виталий Смирнов һәм “Бердәм Россия”дән Рөстәм Миңнеханов. Шулай ук Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар узачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез