СВОдан аяксыз кайткан Илфар: «Анда үзеңне уйламыйсың»

Мөслим районының Сөякәй авылы егете Илфар Сәләховка өлешчә мобилизация башлануга повестка килә. Егет моңа күңеле белән әзер була. “Ватанны саклау – бурычым”, ди ул.

– Без бармасак, кем барыр иде? Качып калу, ниндидер сәбәпләр эзләү уемда да булмады. Ул вакытта илдә ниләр барганны аңлый идек бит инде. Кая барасын, анда баргач нишлисен, алда ни көтәсен белдем. Махсус хәрби операция уен эш түгеллеген дә чамаладым. Ватан чакыра икән, димәк, без анда кирәк дип уйладым, – дип сөйли Илфар. – СВОда ике ел булдым. Шул вакыт эчендә ярты ел саен гаиләм янына кайттым. Анда бөтенләй башка дөнья. Егетләр белән бертуганнарга әйләнәсең. Монда кайткач та, тизрәк китүне уйлый идем. Тегендә кирәгрәк икәнемне аңлап яшәдем. Нинди генә хәлләр булмасын, син үзеңне түгел, башкаларны уйлыйсың. Үлемнән курку хисе дә югала. Әгәр егетләргә берәр хәл булса, иң элек аларны алып чыгуны кайгыртасың.

Ике ел эчендә ике тапкыр каты яралана Илфар.

– Башта миңа ядрә эләккән иде. Анысыннан савыгып, кире егетләр янына кайттым. Ә менә соңгысы минем тормышны икегә бүлде. Минага басып, аяксыз калдым, – ди ул.

Илфар бик ачылып сөйләми. Күңелендә авыр хисләре бар әле. Сөйләшә торгач, ул моны үзе дә әйтте. Элек гел елмаеп йөргән егетнең аягын кискәч, йөзеннән шатлык хисләре югала.

– Ул чакта ярый янымда дустым булды. Без икәү бергә идек. Атлап, йөгереп йөргән җиреңнән аяксыз калуны күрүдән дә авыры юктыр. Ярый әле янымдагы дустым тизрәк калганнарны ярдәмгә чакырды. Шулай итеп, алар мине коткарып калды. Ә аннары госпиталь. Мин аңымда идем. Әмма көчле авырту, сызлану тынгы бирмәде. Уколлар да, дарулар да басмый иде ул әрнүне. Минем тизрәк аннан котыласы килде. Табиблар аякны берничек тә саклап кала алмауларын, тездән өстән кисәчәкләрен әйтте. Бу сүзне кабул итү авыр булса да, үзем исән, дип тынычланырга тырыштым. Янәсе, аякка протез булыр әле. Ә аннары аягымның юклыгын күрү бар дөньяның астын-өскә китерде. Күңел төшенкелегенә бирелергә бер адым гына калган иде.

Менә шул чакта Илфарга Зилиясенең кайгыртуы, янәшә булуы ярдәм итә. Башка бик күп ирләрнең хатыннары ташлаган вакытта Илфарныкы киресенчә терәк була.

– Госпитальдә чакта ирләренең гарипләнүен белгәч, хатыннары яннарына да килеп тормады. Ир кешегә аяксыз-кулсыз калудан бигрәк әнә шушысы яман. Иң кадерле кешеңә санап яшәгән хәләлеңнең бу адымын ничек кабул итәргә була? Моның өчен йөрәгең зур булу да кирәктер. Зилиямә рәхмәтлемен. Аның җылысы булмаса, белмим, нишләр идем икән? Әле бит гомернең башы гына. Безнең улыбызны үстерәсе бар, – дип сөйли Илфар. – Әти-әниемнең кайгыртуы да яшәр өчен көч бирде. Аягы өзелгән дигәнне ишеткәч, әнием бик кайгырган. Елап беткән. Хәзер инде әкренләп бөтенебез дә яшәргә өйрәнәбез. Башта – Ростов, аннары Санкт-Петербург хастаханәләрендә дәвалану уздым. Протез да ясап бирделәр. Әкренләп аның белән йөрергә дә ияләнә башладым. Башка юл юк! Ничек тә бирешмәскә, алга атларга кирәк. «Ватанны саклаучылар» фондына рәхмәтлемен. Үземә беркетелгән социаль координатор бар. Ул һәрвакыт ярдәм итеп тора. Әле менә тиздән Казанга ярышка барачакмын.

Илфар махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында үткәрелә торган һөнәри осталык буенча Россия чемпионатында катнаша. 25-29 июль көннәрендә Казанда уза ул.

– Программистлыкка укыдым. Бәйгедә электрон җиһазларны сүтеп җыю юнәлешендә көч сынашачакмын. Үземә бу эш бик ошый. Инде без әкренләп өйрәнүләр дә узабыз. Бар теләгем – зур уңышларга ирешү, җиңү яулау, – ди ул. – Бу ярышлар да тормыш дәвам итүне күрсәтә. Нинди генә авырлыклар килмәсен, бирешмәскә кирәк. Әгәр тырышлык булса, үз юлыңны табарга була. Әмма синең яныңда таяныч булырдай кешеләр кирәк. Бәлки мин дә хәзерге халәтемне кабул итә алмас идем. Гаиләм, Зилиям аркасында яшәр өчен көч таптым. Тормышны тагын да ныграк ярата башладым. Күп кенә вак проблемаларга игътибар да бирмим хәзер. Яшәүнең кадере арты. Аяксыз-кулсыз калу ул әле тормыш бетте дигән сүз түгел. Иң мөһиме – күңелегезне төшермәгез! Бар да сез уйлаганнан да яхшырак булачак!

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның"

Көн хәбәре