СВОдан яраланып кайткан Адель Уркунбаев: «Бик күпләрне коткардым»

Лаеш районының Сокуры авылында яшәүче 23 яшьлек Адель Уркунбаев махсус хәрби операциядән яраланып кайткан. Башта иңбашы, аннары умырткаларына зыян килә аның. Әлегә егет инвалид арбасына утырып йөрергә мәҗбүр. Әмма киләчәктә зур хыял белән яши, тизрәк үз аякларына басып йөрисе килә аның. Үҗәтлек һәм тырышлык булганда җиңәсен белә ул.

– Мәктәпне тәмамлагач, хәрби юнәлеш буенча укырга керәсе идем. Тик насыйп булмады. Шуннан соң мине армиягә алдылар. Шунда чакта контракт төзедем. Үз теләгем белән махсус хәрби операциягә киттем, – дип сөйли Адель. – Мине взвод командиры урынбасары итеп куйдылар. Яшь кенә булсам да, күпме егетләрнең гомере өчен җаваплы икәнемне аңлый идем мин. 2022 елның августында куркыныч бәрелеш булды. 12 егет 120 наемникка каршы тордык. Ул чакта аларның күпме икәнен дә белмәдек. Безгә ата башладылар. Иң элек ут астыннан яраланган яшь егетләрне чыгара башладым. Яшь дисәм дә, араларында иң кечесе мин идем. Курыктыгызмы, дисезме? Ничек инде курыкмыйсың ди? Һәркемдә бар инде ул андый хис. Ә бит монда үлем янәшәдә генә иде. 12 кешедән өчәү генә калдык. Патрон бетте, инде төн җитте. Нишләргә? Ике егет сулга таба, мин уңга киттем. Шунда безгә ярдәм килеп кушылды.

Инде сулыш алырга мөмкинлек барлыкка килде дигәндә генә, егетләрнең өстенә тагын снарядлар оча башлый. Адельнең янындагы егетнең аягы өзелә. Бераздан ул үзе дә яралана.

– Аякларымны тоймый башладым. Тотып карыйм – икесе дә урынында. Ни бу? Берзаман бөтен тәнем буенча җылылык йөгерде. Аркам юеш. Кан икән ул. Снаряд кыйпылчыгы минем умырткаларыма зыян салган. Түзә алмаслык булып авырта. Элек мал табибы булган егет мине 2 километр күтәреп барган. Һәм ул мине, ярдәм килгәнче, 3 көн буе дәвалады, – дип сөйли егет. – Мине башта Белгородка, аннан соң Санкт-Петербургтагы госпитальгә җибәрделәр. Анда 3 катлаулы операция ясадылар. Хастаханәдән үз аякларыма басып чыга алмадым. Әле дә тернәкләнү узам. Тик барыбер аякка басып булмады. Кечкенә бала кебек мин. Яңадан яшәргә өйрәнеп киләм.

Адельгә кабаттан атлап йөрергә өйрәнергә кирәк булачак. Инвалид арбасында йөрүне дә авыр кичерә ул.

– Үзем моның вакытлыча икәнен белгәч, тыныч кабул иттем. Әмма урамда очраган кешеләрнең аптырап каравы, «Син нишләдең?» – дип килеп соравы бераз күңелне төшерә. Дәшми генә узып китсәләр, хәерлерәк булыр иде, – ди ул. – Ә мин бирешмим. Язмыш сынаулары кайчан да булса артта калыр, дип өметләнәм. Әтиемне бөтенләй белмим, күптән түгел әнисез дә калдым. Шөкер, туганнарым, дусларым ташламый. Дәүләт тә ярдәм итте.

Адель Уркунбаев «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медале һәм Батырлык ордены белән бүләкләнгән. Ә иң зур бүләк Лаеш районының Сокуры бистәсендә төзелгән яңа йорт була. Аны район халкы һәм иганәчеләр акчасына төзегәннәр. Күптән түгел егеткә «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан бүлеге машина да бүләк итә.

– Ялгыз калмадым. Һәр яклап ярдәм тоеп яшим, – ди Адель. – Һәр ай саен дәваланам. Инде уң аягым тоя башлады. Тиздән йөреп китәсемә ышанам. Хыялым – аягыма баскач, парашют белән сикерү. Иң мөһиме: ялкауланмаска гына кирәк. Армия миңа чыныгу бирде. Анда бармаган булсам, мин СВОдан исән дә каймас идем. Нәкъ менә пехотаны сайлавыма бер дә үкенмим. Күпләргә ярдәм иттем, күп әйбергә өйрәндем, бик күпләрне коткардым. Үземә ярдәм кирәк чакта иптәшләрем гомеремне саклап калды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре