Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы гражданнардан савым сыерлары, ана кәҗәләр һәм бер яшьтән зуррак булган кәҗә бәтиләре тотуга чыгымнар өлешен каплауга, товар һәм нәселле таналар сатып алуга һәм сөт юнәлешендә мини-фермалар төзүгә субсидия алу өчен гариза кабул итә. Бу хакта "Татар-информ" яза.
Ведомство белешмәсе буенча, өстәмә кабул итү 20 ноябрьдән 4 декабрьгә кадәр була.
Документлар «Минем субсидияләр» («Мои субсидии») системасы аша электрон рәвештә кабул ителә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез