Табиб-гастроэнтеролог һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе Семен Рапопорт эчәк инфекцияләренең кемнәр өчен зур куркыныч тудырганын сөйләде. Эчәк таякчыгы йоктыру буенча куркыныч төркеменә өлкән яшьтәге кешеләр һәм балалар керә.
– Эчәк таякчыгы эләктергән очракта тән температурасы 38-39 градуска кадәр җитә ала. Бу бик куркыныч. Инфекция эч авырту, еш эч китү белән күзәтелергә мөмкин, – ди табиб. Авыру билгеләре озакка китсә, чаң суга башларга кирәк. Чөнки эчәк таякчыгы билгеләрен игътибарсыз калдыру җитди проблемаларга, шул исәптән организмның сусызлануына, хәтта үлемгә китерә ала.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез