Соңгы өч дистә ел вакыт эчендә Җир йөзендә симерүдән интегүчеләр саны ике тапкыр арткан. Юкка гына белгечләр аны замана чире дип атамый инде. Симерү елдан-ел яшәрә бара, дип тә чаң суга алар. Симерү белән артык авырлыкның чиге кайда? Йокысы туймаган кеше симерә, диюләре дөресме?
Табиб-эндокринолог Динара ТАЮПОВА белән шул сорауларга җавап эзләдек.
– Ни өчен симерү замана афәтенә әверелеп бара?
– Беренчедән, бүген без чамадан тыш күп ашый башладык. Соңгы арада кешенең көнлек рационы уртача 40 процентка артты. Шул ук 1960 нчы еллар белән чагыштырсак та, аерма – җир белән күк арасы. Кушылган шикәр, икенче төрле әйтсәк, җиңел углеводларга бай ризыкларга өстенлек бирүебез дә артык авырлыкка китерә. Халыкның коры-сары, ягъни фастфуд кебек берничә кат эшкәртелгән, составында транс-майлар булган ризыкка мөкиббән китүе дә яхшыга түгел. Болар бар да организмдагы матдәләр һәм углеводлар алмашын боза. Соңгысы, симерүдән тыш, бик күп чирләрнең башлангычы да булырга мөмкин. Күреп торабыз: соңгы арада кешегә хәрәкәт җитми. Күпләр җиңел машинага күчеп утырды. Болар да, үз чиратында, симерүнең торган саен ныграк тамыр җәюенә этәргеч булды.
– Симерү нинди авыруларга китерә?
– Симерү аркасында кешедә йөрәк-кан тамыры авырулары, атеросклероз, үт куыгында таш, үт куыгы ялкынсыну (холецистит) кебек чирләр дә пәйда булырга мөмкин. Симерүдән интеккән кешенең бавыры чамадан тыш зур күләмдәге май һәм углеводларны эшкәртеп өлгерә алмый. Шул рәвешле бавыр күзәнәкләре үзләре дә – май күзәнәгенә, ә бавыр май күзәнәкләре җыелмасына әверелә. Тора-бара ул бавыр циррозы ук китереп чыгарырга мөмкин. Май күзәнәкләре бик тиз ялкынсына. Бу исә – организмда яман шеш тә пәйда булырга мөмкин дигән сүз. Күптән түгел галимнәр симерүнең 13 төрле яман шеш авыруына сәбәпче була алуын ачыклаган.
– Баласы артык авырлыктан интеккән ата-аналар еш кына үзләрен: «Үскәч ябыга ул. Үсмерлек чорына җиткәч, артык авырлыгының эзе дә калмаячак», – дип тынычландыра. Бу сүзләрдә хаклык бармы?
– Ул чорда бала, киресенчә, тагын да тазарырга мөмкин. Ник дигәндә, үсмерлек чорында балаларда инсулинга сизгерлек кими. Ул, гадәттә, җенси өлгерү чорында башлана һәм артык озак дәвам итми. Шушы чорда бала кисәк кенә тазарырга, артык авырлык җыя башларга мөмкин. Бу вакытта ата-ана дилбегәне тиз арада үз кулына алырга тиеш. Иң беренче чиратта, баланың туклануын контрольдә тотарга кирәк. Ул дөрес тукланырга, вакытында йокларга ятып, вакытында торырга, спорт белән шөгыльләнергә тиеш. Болар бар да зур үзгәрешләр барган яшь организмны симерүдән саклап калачак. Гомумән, баланы кечкенәдән үк дөрес тукланырга өйрәтергә кирәк. Нәселендә артык авырлык, симерүдән тилмергән кешеләр булса, моңа бигрәк тә игътибарлы булу сорала.
– Йокы режимы бозылу аркасында симерү пәйда була аламы?
– Әлбәттә, була ала. Симерүнең сменалы эштә эшләүчеләр арасында ешрак очравы да, нигездә, нәкъ менә шушы йокы режимы бозылуга бәйле. Кеше вакытында йоклап, вакытында тормаса, организмда мелатонин гормоны тиешле дәрәҗәдә бүленеп чыкмый. Бу гормон җитмәгәндә матдәләр алмашы начарая. Төнге өчкә-дүрткә кадәр йокламаучылар кортизол исемле стресс гормоны хисабына «яши». Ул инсулинны киметә. Бу исә, үз чиратында, кандагы шикәр күләме артуга китерә.
– Интернет челтәрендә «бер атна эчендә 30 килограмм авырлыктан котыласың» ише игъланнар гел күзгә ташлана…
– Нинди генә диета булмасын, кеше аны табиб белән киңәшләшкәч кенә тота башларга тиеш. Соңгы арада бик популяр булган төрле марафон, мастер-классларда бирелгән киңәшләргә, интернетта язылганнарга таянып ябыгырга маташу – зур хата. Алар сәламәтлеккә зур зыян салырга мөмкин.
Симерүдән саклану өчен табиб киңәшләре
– Дөрес тукланыгыз. Көндәлек рационыгыз файдалы матдәләргә, витаминнарга бай булсын.
– Көненә дүрт-биш тапкыр аз-азлап ашау хәерле.
– Йокы режимын бозмагыз. Сәламәт булу өчен кеше кичке сәгать уннан да соңрак йокларга ятмаска тиеш.
– Һәрчак хәрәкәттә булып, физик активлык турында да онытмагыз. Җәяү йөрү артык авырлыктан гына түгел, бик күп чирләрдән коткара. Шунысын да онытмагыз.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез