Пилмәнне еш ашау гәүдә авырлыгы артуга һәм хәтта симерүгә китерергә мөмкин. Аеруча кибет пилмәненә мөкиббән китүчеләргә кагыла бу. Табиб-терапевт, диетолог Галина Волкова “РИА Новости” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.
“Заводта әзерләнгән ризык бик нык эшкәртелгән була. Шуңа күрә аны сирәк-мирәк кенә кулланырга кирәк”, – дигән табиб.
Белгеч сүзләренә караганда, өйдә ясалган пилмән сәламәтлеккә зыян салмый. Шулай да ябыгырга теләүчеләргә аны даими ашау киңәш ителми.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез