Газетага язылу

Табиб кичке аш өчен иң кулай вакытның кайчан булуын әйтте

Үзеңне сәламәт хис итү өчен кичке ашның иң кулай вакыты турында яңа мәгълүматлар пәйда булган.

Чит ил галимнәре уздырган соңгы тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, кичен 17.00 сәгатькә кадәр тамакны туйдырып кую артык авырлыктан котылу, кандагы шикәр һәм липидлар микъдарын төшерү мөмкинлеге бирә. Медицина фәннәре кандидаты, гастроэнтеролог, гепатолог Сергей Вялов үзенең телеграм-каналында шул хакта язган, дип хәбәр итә “Российская газета”.

“Соңгы тапкыр кичке алтылар тирәсендә ашаучыларның кичке унда табын янына утыручылардагыга караганда кандагы шикәре – 20 процентка күбрәк төшкән, май катламы – 10 процентка күбрәк кимегән”, – дип ачыклык кертеп үткән табиб. "Тикшеренү барышында шулай ук кичке биштән җидегә кадәр ашауның да организмга файдалы булуы, ләкин файдасының алданрак ашаудан берникадәр калышуы ачыкланган. Кичке җидедән соң ашау исә өченче урынга чыккан. Бу очракта матдәләр алмашының тегеләй яки болай яхшыруы билгеләнмәгән. “Иң яхшысы – кичке бишкә кадәр ашау, ләкин эшләүчеләрнең күпчелеге өчен чынбарлыкка ашмастай хыял бу. Ә менә 19.00 сәгатькә кадәр тамак туйдырып кую – хәлдән килмәслек эш түгел. Гомумән, йокларга ятарга өч сәгать кала ашарга кирәк”. – дип йомгак ясаган сүзенә Сергей Вялов.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре