Әмма сәбәбе еш кына телнең халәтенә һәм аны чистарту гадәтенә бәйле булып чыгарга мөмкин, дип сөйләп үткән стоматолог Ирина Мурычева “aif.ru ” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә. Тел – сөйләшү, йоту өчен кирәкле мускул гына түгел, ул шулай ук ашкайнатуда мөһим урын алып тора һәм ризык сыйфатын күрсәтүче “прибор” кебек эшли.
Өслегендә татлы, тозлы, әчене тоюга җавап бирүче тәм төерчекләре урнашкан, нәкъ менә шулар ризык тәмен тою мөмкинлеге бирә. Тик, табиб әйтүенчә, тәм тою начараерга мөмкин. Иң еш очрый торган сәбәпләреннән берсе – телгә кунык утыру. Юк-бар әйбер дип кенә карарга ярамый, чөнки организмдагы, аеруча ашказаны-эчәклекләр эшчәнлегендәге өзеклекләр турында сигнал бирергә мөмкин ул. Сәламәт кешенең теле төкерек ярдәмендә үзеннән-үзе чистара.
Кунык даими пәйда булган очракта, аннан мөстәкыйль котылырга маташмаска, бәлки табиб белән киңәшләшергә кирәк, дип кисәткән белгеч. Телне кыргыч яки махсус щетка белән чистартуга килгәндә, Мурычева саграк булырга киңәш иткән. Белгеч сүзләренә караганда, телне гел кырып тору тәм төерчекләре тупаслануга, шул сәбәпле тәмне начаррак тоя башлауга китерә. Нәтиҗәдә ризык төче кебек тоела, канәгатьлек хисе тудырмый.
Яшь тә үзенекен итә. Вакытлар узу белән авыз куышлыгының лайласыман тышчасы калынаеп, кан әйләнеше начарая, нерв күзәнәкләренең сизгерлеге кими. Шул сәбәпле тәм төерчекләре дә сизгерлеген киметә. Бу – табигый хәл. Ә инде өлкәнәюгә бәйле үзгәрешләргә телне чистартып ярсыту да килеп кушылса, хәлләр тагын да катлаулана. Өстәвенә телне һаман саен чистартып-кырып тору микрофлорага зыян салып, авыз куышлыгының лайласыман тышчасын ялкынсындырырга мөмкин.
Стоматолог сүзләренә караганда, тәм тою сәләтен саклау, үзеңә зыян салмау өчен, кунык авыруга бәйле булмаса, телне чистартырга кирәкми. Ашаганнан соң авызны су белән чайкату да җитә. Ә инде телне чистартырга телисез икән, бик сирәк һәм бик сак маташу кирәк. Иң мөһиме – чир билгеләрен гигиена белән яшереп калдырырга ярамый. Телдә һаман саен пәйда булып торган кунык – организмның сигнал бирүе, һәм аңа колак салу шарт. Мондый очракта үзбелдеклеләнеп дәваланырга түгел, бәлки табибка күренергә кирәк, дип кисәткән Ирина Мурычева.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез