Чаллыда С.В.Акчурин исемендәге Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә критик хәлдә булган 80 яшьлек пациентка катлаулы операция ясаганнар.
Ир-ат миокард инфаркты һәм кискен йөрәк җитешсезлеге белән кардиореанимациягә китерелгән. Операция үткәрү өчен табиблар заманча технологияләр кулланганнар, шул исәптән телемедицина ярдәмен дә кертеп, илнең әйдәп баручы клиникаларыннан белгечләрне җәлеп иткәннәр.
Операция барышында пациент йөрәк эшенә ярдәм итү өчен ЭКМО аппаратына тоташтырылган.
Хәзер ир-атның хәле тотрыклы.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез