Табиблар менингококк турында: «Бүген сау-сәламәт йөргән кеше иртәгә инде гүр иясе булырга мөмкин»

Россиядә менингококк йоктыручылар саны арта. Ел башыннан бирле илдә 1200 кешегә шундый диагноз куелган. Бу, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, ике тапкыр күбрәк. Алга таба да шулай дәвам итсә, бу чир эпидемия дәрәҗәсенә җитәргә мөмкин, дип кисәтә белгечләр.

Шуңа күрә илдә менингококка каршы вакцинаны прививкалар календарена кертергә тәкъдим итәләр. Бер төркем инфекционист Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгына шундый тәкъдим юллаган. Әлегә аны ясату мәҗбүри куелмаган.

Менингококк инфекциясе – шул исемдәге бактерия аркасында килеп чыга торган мәкерле чир. Әлеге инфекция сулаганда һава аша йога. Ул бик күп авыруларның башлангычы була ала. Араларында иң хәтәре – менингит (баш һәм арка мие тышчасы ялкынсыну. – Ред.). Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, ел башыннан бирле республикада ун кеше менигококк инфекциясе йоктырган. Аларның күбесе – балалар.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушев сүзләренә караганда, республикада әлегә чаң сугарга сәбәп юк.

– Әлеге инфекция цикллы рәвештә үзгәреп тора. Хәзерге вакытта илдә бу чирнең баш калкыткан чагы, аны йоктыручылар саны арта бара. Әлегә безгә бу дулкын килеп җитмәде. Әмма бездә дә авыручылар санының кисәк кенә арту куркынычы бар. Хастаханәләребез, табибларыбыз моңа әзер. Менингококк инфекциясе – бик мәкерле чир. Ул шул дәрәҗәдә тиз тарала ки, хәтта бүген сау-сәламәт йөргән кеше иртәгә инде гүр иясе булырга мөмкин, – дип кисәтә белгеч.

Табиб-инфекционист Индира Халитова сүзләренә караганда, әлеге чир борынга томау төшү рәвешендә җиңелчә генә дә узып китә ала. Әмма андый очраклар бик сирәк.

– Кеше үзенең менингококк инфекциясе йоктыруын, гадәттә, чир шактый азып, менингит башланырга өлгергәндә генә ачыклый. Андый чакта бик нык баш авырта, кеше коса, температурасы күтәрелә, аңы томалана. Әлеге инфекция аркасында кешедә менингококцемия башланган булса, аның тәненә, бигрәк тә кулына һәм арт санына тимгелләр чыгарга мөмкин. Анысы тагын да куркынычрак. Ике-өч көн дигәндә, кешенең каны агуланырга (сепсис башланырга) мөмкин. Бу билгеләрнең берсе булса да күзәтелә калса, кичекмәстән табибка күренергә кирәк, – ди табиб.

Белгечләр менигококк инфекциясеннән саклану өчен иң яхшы һәм бердәнбер чара дип вакцина ясатуны атый. Әмма әлегә ул прививкалар календарена кертелмәгән. Шуңа күрә аны шәхси клиникаларда түләүле рәвештә генә ясатып була. Ул уртача 5–6 мең сумга төшә.

Дмитрий Лопушев ачыклык керткәнчә, бүген Россиядә хәрби хезмәткә чакырылган егетләргә генә менингококка каршы прививка бушлай ясала. Аларының да 40 проценты аны ясатудан баш тарта икән. Чакырылыш вакытында артып калган бу прививкалар исә нигездә балалар хастаханәләргә таратыла. Иң җитез ата-аналар аны шул чорда баласына бушлай ясатып кала ала.

«ВТ» хәбәрчесе элемтәгә кергән белгечләр менингококк инфекциясе турындагы иң киң таралган уйдырмаларга да ачыклык кертте.

1 нче уйдырма. Менингококк инфекциясен көннәр суыткач, нигездә, кыш көне генә йоктырырга мөмкин. Чынлыкта бу чир ел фасылына карап тормый. Быел, мәсәлән, республикада әлеге чирне күбрәк җәй көне йоктырганнар.

2 нче уйдырма. Кышын башка киеп йөрмәсәң, менингококк корбаны буласыңны көт тә тор. Бу чирдән башлык кына саклап кала алмый. Ник дигәндә, аны китереп чыгара торган микроорганизмнар адым саен. Дөрес, башка кимичә йөргән кеше туңарга, шул сәбәпле иммунитеты какшарга мөмкин. Бу исә, үз чиратында, менингит йоктыру өчен менә дигән җирлек тудыра.

3 нче уйдырма. Менингококк инфекциясе күбрәк балаларны аяктан ега. Чынлыкта бу чир яшькә карамый. Кеше күп җыелган урыннарда аны олысы да, кече дә йоктыра ала.

4 нче уйдырма. Даими рәвештә витаминнар эчкән, чыныккан кешегә бу чир янамый. Иммунитетны ныгыту өчен болар барысы да кирәк. Әмма менингококк инфекциясе – йогышлы авыру. Аннан бары тик вакцина ярдәмендә генә сакланып була.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре