Аферистлар балаларга гына түгел, әти-әниләренә дә шалтырата.
Эчке эшләр министрлыгы мошенникларның яңача алдый башлаулары турында кисәткән. Аферистлар, мәктәптән шалтыраталар, дигән булып, мәгълүматлар урлый икән. Бу хакта “РИА Новости” Эчке эшләр министрлыгы һәм Мәскәүнең департаменты мәгълүматларына таянып яза.
Министрлыкта мошенникларның ни рәвешле алдаулары турында аңлатылган. Аферистлар, укытучы исеменнән ата-анага шалтыратып, дәүләт хезмәтләреннән килгән смс-хәбәрдәге кодны сорый. Ышандыру өчен чын хезмәткәрләрнең мәгълүматларын, ялган номерлар (әйтик, чит илдән шалтыратсалар да, экранда җирле телефон номеры чыгарга мөмкин), дипфейклар технологиясен (ясалма акыл ярдәмендә тавышны, сурәтне үзгәртү) куллана.
Моннан тыш мошенниклар ата-аналарга гына түгел, балаларга да шалтыратырга мөмкин. Яисә ата-аналар аша баланы, имештер, мәктәптән шалтыратачаклары турында кисәтә икән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез