Таяк хикмәте: сәламәтлекне ныгытабыз

Белгечләр, скандинавларча йөрү – сәламәтлекне саклауның иң куркынычсыз һәм җайлы ысулы, дип, һәрдаим тукып тора. Моның өчен әллә нинди кыйммәтле җиһазлар да кирәкми, махсус таяк булса, шул җитә. Спорт кирәк-яраклары кибете консультанты Алинә Сагалаева аларны сайлау буенча киңәшләре белән уртаклашты.

Төрләре

Ике төрле була: җыелмый һәм җыела торганы (телескопик).

Җыелмый торганы күбрәк өстенлекләргә ия. Беренче чиратта, бәясе арзан, чөнки анда кыйммәтле җыю механизмы юк. Икенчедән, тоташ ясалуы сәбәпле ныграк була, сынмый. Шуңа күрә таянырга да уңайлырак.

Телескопик дигәне берсе эченә икенчесе шудырып кертелә торган көпшәләрдән тора. Мондыен сумкага салып йөртергә дә мөмкин. Өйдә саклау өчен дә уңайлы, күп урын алмый. Ләкин саксызрак таянганда, озакка чыдамый.

 

Материалы

Таякның уңайлылыгы, ныклыгы иң элек материалына бәйле. 

Пыяла җепселләрдән эшләнгәне арзанлы, нык. Мондый таяк бик җиңел, ләкин тиз сынучан.

Алюминийдан эшләнгән таяк нык, ләкин авыррак.

Углепластик – иң җиңеле. Әмма мондый таякка җайсызрак таянсаң, ярылып-сынып китәргә мөмкин.

 

Ничек сайларга?

Таякны гәүдә озынлыгына туры китереп сайлау дөрес йөрү мөмкинлеге бирә. Аның озынлыгын исәпләп чыгаруның бернинди дә кыенлыгы юк. Гәүдә озынлыгын 0,68 коэффициентына гына тапкырлыйсы. Мәсәлән, гәүдә озынлыгы 160 см икән, таякның озынлыгы 108,8 см булырга тиеш. Җыелма булмаганын сайлаганда, килеп чыккан санны 110 сантиметрга кадәр түгәрәкләргә мөмкин. Ә инде телескопик таякны бик төгәл күрсәткечкә кадәр көйләп куярга була.

 

 

Скандинавларча йөрү «чыгыш»ы белән чаңгы спортына бәйле. Узган гасырда фин тренерлары чаңгычыларга, осталыкларын җуймас өчен, җәен таяклар белән генә шөгыльләнергә тәкъдим иткән. Чыннан да, кышын әйбәт нәтиҗәләргә китергән бу.  Скандинавча йөрү (төньяктагыларча, финчә йөрү дип тә атыйлар) шуннан килеп кергән.

Мондый таякларга таянып йөрү җилкә һәм иңбаш мускулларын ныгыта. Тикшеренүләр нәтиҗәләреннән күренгәнчә, әлеге спорт төре белән шөгыльләнү тән мускулларының 90 проценты чамасын хәрәкәткә китерә. Шул рәвешле йөрү үкчә, бот һәм тез сөякләренә төшә торган авырлыкны киметүгә ярдәм итә. Инде килеп, матдәләр алмашын яхшырта, холестеринны киметә, токсиннарны чыгара.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре