Таҗикстан делегациясе «Татарстанда эшләнгән» фәнни-сәнәгать күргәзмәсендә булды

Бүген Татарстанда җитештерелгән техника һәм продукциянең фәнни-сәнәгать күргәзмәсендә Таҗикстан Премьер-министрының беренче урынбасары Хоким Холикзода һәм Таҗикстан Республикасының сәнәгать һәм яңа технологияләр министры Шерали Кабир булды. Кунакларны Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин озатып йөрде.

Республика Президенты Эмомали Рахмон җитәкчелегендәге Таҗикстан делегациясе әгъзалары Казанга БРИКС саммиты чараларында катнашу өчен килделәр, ул республика башкаласында 22-24 октябрьдә уза.
«Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсен караган вакытта Таҗикстан вәкилләре авыр техникага, шул исәптән «КАМАЗ» автомобильләренә, бортлы йөк машиналарына, Казан вертолет заводы автобусларына һәм вертолетларына аерым игътибар бирделәр, техниканы лизингка алу шартлары белән кызыксындылар. "Таҗикстан территориясенең 93%ын таулар алып тора, бездә тауларның биеклеге 7 мең метрга кадәр җитә. Һәм вертолетларга ихтыяҗ зур", – дип сөйләде журналистлар белән әңгәмәдә Таҗикстан Республикасының сәнәгать һәм яңа технологияләр министры Шерали Кәбир. Күргәзмә турындагы хис-кичерешләре белән уртаклашып, министр күргәзмәдә тәкъдим ителгән компанияләр аңа яхшы таныш булуын әйтте, һәм Татарстанда җитештерелгән техника ышанычлы һәм сыйфатлы дип белдерде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре