АКШ дигән илне без инде күбрәк сүгәбез. Тик ул тарафларга карап күпмедер акыл тупларга, үрнәк алырга да була. Үрнәк дигәндә беренче урында, әлбәттә, илнең яңа технологияләр үзәге булуын, талантларны шул юнәлешкә җыя, туплый белүен күздә тотарга кирәктер. Башкача бар технологияләрнең яртысыннан күбесенең океан артында яралмас, 7 миллионга якын кешенең нәкъ менә алар өстендә тир түкмәс иде. Андагы танылган компанияләрне бөтен дөньяда беләләр.
Аның хикмәте дә шактый гади һәм һәркемгә мәгълүм: фән дигәндә, инновацияләр дигәндә ул илдә акча кызгану юк. Бер генә мисал. АКШның төп университетларының берсе булган Гарвардның бюджеты бездәге күп төбәкләрнекеннән зуррак. Безнең акчага әйләндергәндә 560 млрд сум. Галим-голәмә дә анда, язып торуларынча, Аллаһының кашка тәкәсе урынында. Квалификацияле инженер шулай ук.
Ул гына да түгел, инде ничә еллар башка илләрдәге талантларны, бигрәк тә техник талантларны океан арты иле тузан суырткыч кебек үзенә суырып тора. Әлбәттә, көчләү юк, белгечләр үзләре теләп агыла. Агылмас та иде, кызыктыра беләләр. Булачак даһиның нинди хаҗәт, таләпләре бар – барысы да үтәлә. Югары хезмәт хакы гына түгел, башка тарафларда күрелмәгән яшәү шартлары, яхшы медицина, бала-чага дигәндә – иң яхшы мәктәпләр, башкасы. Эш дигәндә дә, үзеңне, сәләтеңне генә күрсәт, махсус синең өчен иң яңа җиһазлар урнаштырылган заманча лаборатория, иң көчле компьютерлар. Рәхим итә күр...
Ә кайсыдыр илләрдә булган талант та җиргә күмелә. Бигрәк тә мәгариф системасы, югары мәктәп камиллеккә ирешмәгән, гыйлемлелек санга сугылмаган, педагог, остазлар үз эшенең осталары булмаган тарафларда. Андый урыннарда гадәттә социаль лифтлар да юньләп эшләми, тормыш сыйфаты да артык мактанырлык булмый. Сәләтлеләрне табу, аларга юнәлеш бирү механизмы көйләнмәгәнлекне инде әйткән дә юк. Биредә төп нәтиҗә шундый: андый очракта талант иясе үзе генә түгел, ул яшәгән ил дә күпне югалта.
Безнең ил дигәндә дә яшьләрнең хәтсез өлеше чит илгә китү, шунда яшәү һәм эшләү турында хыяллана. Яшьләр шундый халык: алар иҗтимагый һәм икътисадый вазгыятьне дә, киләчәккә перспективаларны да, кем әйтмешли, тиреләре белән, интуитив рәвештә тоя. Биредәге шактый ярлы хезмәт базары да, сине «кеше итәргә» ашыкмаган социаль лифтлар да алар өчен яңалык түгел. Яхшы түләнә торган урыннарны төрле башлыкларның газизләре, «үз кеше»ләр биләгәнен дә алар күреп үсә. Барысын да белгән, күргән яшь җилкенчәк нәтиҗә дә чыгармый калмый: сәләтең сиңа киләчәктә уңыш, син теләгән тормыш гарантияләми икән бит. Яши-яши толерантлыга әйләнгән, вазгыять белән килешкән өлкәннәрдән аермалы буларак, яшь кавем гаделсезлеккә бик тә сизгер. Ә инде аерым елгыр дәүләтләр андый сыйфаттан бик оста файдалана...
Дәүләт, киләчәк хакында уйлаган, аны кайгырткан җәһәттә, беренче чиратта кеше капиталын үстерергә, аны тиешле югарылыкта тота белергә тиеш. Чөнки илнең төп байлыгы да шул. Җитештерү масштаблары, күпләп нефть, файдалы казылмалар чыгару, хәтта җан башына туры килгән эчке тулай продукт (ВВП) күләме дә түгел. Ә заманча белем, һөнәри әзерлек, карьера баскычындагы тигез мөмкинлекләр, кешедәге активлыкны күрә, бәяли белүдән башлап, халыкны тиешле дәрәҗәдә сәламәт тотуга кадәр. Кеше капиталы – дәүләтне алгарышка куалый торган төп көч ул. Ул – кеше кадере генә түгел, ул бәндәнең талантын, потенциалын ачу да, булдыклылыкка өйрәтү, шуның аша илне, җәмгыятьне күтәрү дә. Дәүләт андый юлны сайлаган икән, ул беркайчан да аутсайдер булмаячак. Икътисад дигәндә дә, тормыш сыйфаты, кеше хокуклары, хәтта хәрби потенциал дигәндә дә шулай.
Ә инде андый капиталга игътибар түбән, яисә булганы да деградация юлына кереп киткән икән (мәсәлән, белем өчен түгел, диплом өчен уку), ил ким дигәндә урында таптана, талантларын күрми, аларны үстерми. Андый очракта булган байлыклардан да җилләр исәргә мөмкин. Шул ук нефтькә бәяләр төшәргә, милли валюта очсызланырга, кризис килеп, ил чаклы ил мөшкел хәлдә калырга, хәтта банкротлыкка чыгарга да мөмкин. ХХI гасырда яшәп, «Бар нәрсәне дә нефть долларларына сатып алып була», – диюдә олы стратегик хата бар. Әйе, бала уенчыгыннан алып авиалайнерга чаклы сатып алырга була. Тик синең заман белән бергә атлый торган инженерларың, алдынгы медицинаң, талантны күреп алу, аларны күтәрүчеләрең юк икән – уңышка исәп тота алмыйсың. Икътисадың архаик, фәнең артка калган була. Син иҗатчы – булмаганны бар итүче түгел, ә әзергә бәзер зат – кулланучы буласың. Бөтен халкың, дәүләтең белән.
Кеше капиталы, ахыр килеп ул – югары хезмәт җитештерүчәнлеге дә. Ягъни, башкача әйткәндә, теләсә нинди эшне сыйфатлы, күләмле, аз чыгымлы итеп башкара алу сәләте. Завод эшчесеме син, вуз укытучысымы, җитәкчеме, табибмы – мөһим түгел. Син – сыйфатлы һәм заманча продукция бирүче, заманча хезмәт күрсәтүче. Андый тарафларда төрле дилетантларга, сәлкәү сөякләргә, тел белән майлап йөрүчеләргә, кода-кодагыйлыкны яратканнарга да урын калмый. Кеше капиталы белән бергә җәмгыятькә еш кына хәтта күпләр теләгән гаделлек тә килә…
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез