Тамада Илдус Шәйдуллин: "Бездә туйлар зурлап уза"

Социаль челтәрләрнең берсендә бер әнигә матур җыр бүләк итүче алты егетле видео күңел кылларны тибрәтте. “Көттермәсәк иде әнкәйләрне” дип җырлаучы егетләр кем? Шуны беләсе килеп, видео авторын эзләп таптык. Татарстанның атказанган артисты, Чувашиянең, Комсомол районы Урмай авылында гомер итүче Илдус Шәйдуллин төшергән булган аны.

– Мәктәптә балаларга җыр һәм баян дәресләре укытудан тыш, мәҗлесләр дә уздырам. Без дә бит бәйрәмнәр бик зурдан кубып үтә, – ди Илдус. – Башта кияү гаиләсе кызны сорарга бара. Килешенеп, аны өенә алып кайта. Кайтуга көндез никах уздыралар. Ә кичкә якын дуслар килеп, мәҗлес уза. Гадәттә, ул көнне табын артында күбрәк ирләр була. Хәтта, килен күренми дә. Менә шундый бер бәйрәмдә төшереп алган видео иде ул.

Комсомол районының Тукай авылында яшәүче Фәйзрахмановлар йортында була ул бәйрәм. Видеодагы ак күлмәкле егетнең кыз алып кайтып, никах укыткан көне. Илдус Шәйдуллин бу гаиләнең үтенече буенча исемнәрне әйтмәскә булды.

– Шул чарага мине алып барырга чакырдылар. Шунда егетләр әниләренә рәхмәт әйтеп җыр башкарды. Бик музыкаль гаилә алар. Өйләнгән егет электән матур җырлый. Салават Фәтхетдиновның яңа җырлары чыгуга ятлап та куя икән. Бу юлы әниләренә Вадим Захаров репертуарындагы җырны багышладылар. Егетләрнең өчесе бертуган, калган өчесе икетуганнар. Бу апаның туганнарының балалары, – ди видео авторы.

Илдус Шәйдуллин үзләрендә гаилә коручылар уздырган бәйрәмнәрне дә санап үтте. Башта кыз сорыйлар, килешәләр. Аннары кияү йортында никах укыла. Кичке якта егетнең дуслары җыелып, туганнар белән бергә мәҗлес уза. Килен төшерү була инде бу. Икенче көнне савым уздыралар. Бу аларча мулла чакыртып яшьләргә озын гомер, бәхет теләү. Мәҗлестә ясин укып дога кылалар. Бирегә олы яшьтәге туганнар җыела. Аннары инде зур туй уздыралар.
– Заманалар үзгәрә. Элек бер көн егет ягында, икенче көн кыз ягында туй булса, хәзер рестораннарда уза. Бәйрәмнәр гомергә истә калырлык итеп уза бездә, – ди Илдус.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре