Танк училищесы башлыгының элекке урынбасарын үтерүдә шикләнелгән кешене тоткарлаганнар

Көч ведомствосы вәкилләре мәгълүматларына караганда, вәхши үзенең корбаны белән таныш булган.

Казанда танк училищесы башлыгының элекке урынбасарын үтерүдә шикләнелүче тоткарланган. Бу хакта “KazanFirst” Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк сүзләренә таянып яза.

Инде хәбәр ителгәнчә, якшәмбе – 8 сентябрьдә полициягә бер хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Аның әйтүенчә, ире 4 сәгатьтән артыграк вакыт дәвамында элемтәгә чыкмый, фатир ишеген дә ачып булмый. Ишекне полиция һәм МЧС хезмәткәрләре ача. Анда танк училищесы башлыгының элекке урынбасары, 69 яшьлек Валерий Хахинның мәете табыла.
Җинаять кылуда шикләнелүче кешене тоткарлаганнар. Ул – таксист. Волк әйтүенчә, вәхши үзенең корбаны белән таныш булган. Ир-ат тоткарланган, үтерү сәбәпләре ачыклана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре