Танк училищесы җитәкчесенең элекке урынбасарын үтерүдә шикләнелүчене кулга алганнар

Казанның Совет районы суды 33 яшьлек такси йөртүче Даниил Алмазовка карата чикләү чарасы сайлаган. Ул Казан югары танк училищесы башлыгының элекке урынбасары Валерий Хахинны үтерүдә гаепләнелә, дип яза “Татар-информ”.

Алмазовка карата сак астына алу рәвешендә чикләү чарасы сайлап алынган. Ул бер ай ярым дәвамында СИЗОда утырачак.
Утырыш алдыннан Даниил Алмазовның адвокаты журналистларның катнашуына каршы булуын, чөнки хөкем ителүченең, дулкынланганда, тотлыгуын белдергән. Бу дөрес булып чыккан.
“Гаебен тулысынча таный һәм аклану өчен Россия Оборона министрлыгы белән контрактка кул куярга әзер”, – дигән адвокат.

Тикшерүчеләр мәгълүматлары буенча, узган якшәмбе – 8 сентябрьдә Даниил Алмазов, моңа кадәр үзара ниндидер тарткалаш килеп чыгу сәбәпле, курьер рәвешендә Валерий Хахинның фатирына кереп, аңа берничә тапкыр пычак белән кадаган. Хахин шундук һәлак булган. Җинаятьче, корбанының фатирыннан нәрсәдер урлап, җинаять урыныннан качкан.
Адвокат әйтүенчә, Валерий Хахин, янәсе, Даниил Алмазовның бер якынын мыскыл иткән. Шул сәбәпле җәнҗал чыккан. Нечкәлекләре турында сөйләүдән баш тарткан.
“Мәетнең тәнендә пычак белән кадаган бик күп эзләр табылган. Алмазов, тоткарланганнан соң, гаебен тулысынча танып, тикшерүчеләр белән хезмәттәшлек итте. Аеруча авыр җинаять кылуда гаепләнелүе сәбәпле, качарга яки шаһитларга янарга мөмкин. Шуңа күрә аны сак астына алуны сорыйм”, – дигән тикшерүче.
Даниил Алмазов, моңа җавап итеп, гаиләсе барлыгын һәм беркая да качып китәргә җыенмавын әйткән.

“Сак астына алу турында үтенечнамәне канәгатьләндермәвегезне сорыйм. Минем абыем һәм әти-әнием бар”, – дигән ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре