Россиянең танылган спортчысы Ильнур Закарин 1 сентябрьдә Чаллыда велоспорт академиясен ачарга җыена. Бу хакта ул “Спортс” басмасы хәбәрчесенә сөйләгән, дип яза “Татар-информ”.
– Беренче этапта Россиянең төрле почмакларыннан 13-14 яшьлек 15 малайны җыячакбыз. Шуннан соң һәр ел саен тагын 3-4әр кеше алачакбыз. Аларны Казан училищесына урнаштырачакбыз. Үсмерләр шунда яшәячәк, укыячак һәм күнегүләр узачак, дип сөйләп үткән велосипедта узышу остасы.
Закарин фикеренчә, балалар 18-19 яшькә җиткәч әйбәт нәтиҗәләр күрсәтә башлаячак. Бу очракта инде континенталь команда туплап, халыкара ярышларга юл тотарга да мөмкин булачак.
Спортчы әйтүенчә, проектка башта 50 миллион сум чамасы инвестиция кирәк. Спортчы иганәчеләр ярдәменә исәп тота. Әлегә ул үз акчасын җәлеп итмәгәнлеген белдергән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез