Танылган җырчы элеккеге ире белән судлаша

Танылган җырчы Пелагея элеккеге ире – хоккейчы Иван Телегин белән судлаша. Баксаң, Иван Пелагея белән уртак балалары Таисиягә җылы якларга сәяхәт итүне тыя икән. Пелагея кызының хокуклары өчен көрәшү өчен судка мөрәҗәгать иткән. Бу хакта starhit.ru хәбәр итә. 

Бүген Пелагея һәм аның адвокаты Филипп Рябченко кассацион шикаять буенча утырышка барган, балага карата булган тыюны гамәлдән чыгаруны таләп иткәннәр. Бер ел дәвамында 8 яшьлек Таисиянең сәяхәт итәргә мөмкинлеге булмаган. Суд эше Саратовта узган. Җырчының адвокаты әйтүенчә, бу әле финал булмаса да, беренче адым ясалган.

Моңа өстәп шуны әйтергә кирәк: Иван Телегин бер ел дәвамында алимент түләми икән. Соңгы тапкыр ул Таисияне 2023 елда күргән һәм шуннан соң аралашуны туктаткан. Әмма спортчы элеккеге хатыны кызны Россиядән чит илгә алып китәр дип курка икән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре