Тәртәгә тибүчеләр

Кемдер үзе яшәгән тирәлек, мохит, коллективка гына түгел, төрле дәрәҗәдәге башлыкларга бик тиз ярый, яраклаша белә. Теләсә нинди властька, ул гөнаһлы булганда да, үз кеше булып китүчеләр күп. Лояльлек, кәнәфи иясенең бар гамәлен хуплау, һәр теләгенә «баш өсте» дию – аларның канында. Андыйлар гаделсезлек, ялган, икейөзлелек күргәндә дәшми, «җилгә каршы» һичкайчан төкерми, тагын да булганраклар исә үзенә кирәктә хәтта эткә дә «җизни» дияргә әзер.

 Бик үк урынлы тоелмаса да, мондый позиция дөресме, дип сорыйсы килә. Тук буласың, проблемаларсыз яшисең, лояльлек өчен дивидендлар алып торасың килгәндә, әлбәттә, дөрес. Күпләр шулай эшли дә. Андыйларны төрлечә атыйлар – куштан, ялагай, койрык болгаучы, дип. Тик еш кына берничек тә атамыйлар, чөнки андыйлар артык күп.

 Шул ук вакытта дөреслек, гаделлекне бар нәрсәдән өстен күргән, хакыйкать хакына кыен ашарга да риза «правдоруб»лар бар. Алар ялагай, куштан халыкка караганда берничә тапкыр азрак, ләкин бар. Аларның төп үзлеге шул, алар хамелеон дип аталган тропик кәлтә кебек, тирәлеккә карап төсен үзгәртә алмый, дөресрәге теләми. Дөреслек кыйммәтрәк, дигән шигарь белән яши. Коллективларда гадәттә бер-ике шундый «туры Тукай» була. Әлбәттә, андыйлар рәтенә юктан да гауга куптаручы төрле категория җәнҗалчылар керми.

 Акны – ак, караны – кара дигәннәр, дияргә курыкмаганнар сәясәттә дә очрый. Совет властеның соңгырак чорларында андыйларны диссидент дип атадылар. Аннан алдарак, Сталин идарә иткән елларда алар «халык дошманы» булды. Җәзаны да атамаларына карап мулдан алдылар: диссидентларны чит илләргә сөрсәләр, психушкаларга япсалар, «халык дошманнары», атылмаган тәкъдирдә, лагерьларда череде. Тоталитар, авторитар җәмгыятьләрдә килешмәгәннәрнең абсолют күпчелеге гадәттә үзалдына сукрана, гаиләдә чәпчи, аш-су бүлмәсендә пар чыгарып геройлана. Һәм шуның белән шул. Зуррак аудиториядә алар үзен мулла мәчеседәй тәүфыйклы тота. Алар гына түгел, публичный кешеләр, билгеле шәхесләр дә телен тыярга, уйлаганын тиражламаска, авызын ябарга мәҗбүр. Тик һәммәсе дә түгел.

 Шуңа күрә лояльләр һәм килешмәүчеләр – хакимият шушы ике якның кайсын үз итә дигән сорау риторик. Үзгә карашлыны, дөреслек эзләүчене, альтернатив фикерне, килешмәгәннәрне кайсы гына власть, кайсы гына патша үз итте икән? Үзгә фикернең дә кирәклеген, хәтта зарурлыгын аңлаганда да. Тормыш-яшәештә аңлашып, киңәш-табыш итеп, бар булган фикерләргә дә колак салып, уртак позиция табып яшәү бары яхшыга гына икәнен исбатлау гомумән дә артык. Киңәшле эш, белүебезчә, беркайчан да таркалмый. Хакыйкать белән алгарыш та бәхәстә, диалогта гына ярала. Моны хакимнәр дә аңлый. Тик...

 Тик хакимнәр гаделлек, дөреслек яклы була алмый. Аларның үз дөреслеге: тәхеттә озаграк калып, дөнья язмышларын кайгыртасылары, беррәттән затлылыкта, байлык-муллыктагы тормышны дәвам итәселәре бар. Шунлыктан алар үзләре куйган тәртипне генә тәртипкә саный. Нәкъ шуңа күрә кирегә сукалаучы патшаларның җан тынычсызлыгы, хәтта ки кан дошманы булган һәм булачак. Дәүләт репрессив аппаратны ни өчен тота дип уйлыйсыз. Җинаятьчелек белән көрәшү өчен генә микән? «Ә-ә, син әле көфер фикер таратып йөрисеңме? Бар әле төрмәдә бераз утырып чык, акылыңа кил». Алай да игә килмәсәң, белербез нишләтергә... Һәм син бары дөрес уйламаган өчен генә җинаятьчегә әйләнәсең.

 Бер үк вакытта астроном да булган итальян монахы Джордано Бруноны озак еллар төрмәдә тоталар. «Җир Кояш тирәли әйләнә» дигән «көфер» фикер – ересьтан баш тартуын сорыйлар. Тик файдасыз, Бруно үз сүзендә кала. Хәлнең ахырын беләбез: дәүләт белән идарә иткән чиркәү, аның инквизиция дип аталган суды еретикны утта яндыра. Чиркәүнең «Кояш Җир тирәли йөри» дигән саташуы белән, наданлык белән килешмәгән өчен менә шундый җәза.

 «Тәртәгә тибүче»ләр һәр дәвердә, һәрбер илдә диярлек булган. Россиядә дә. Берничә генә мисал. Крепостной чынбарлыкны ачып салган «Петербургтан Мәскәүгә сәяхәт» китабы өчен үлемгә хөкем ителеп, соңыннан ул җәза сөргенгә алыштырылган Радищев, «ярамаган» публицистик язмалары өчен патша тарафыннан «акылдан язган» дип игълан ителгән Петр Чаадаев, самодержавиене хурлап, көфер фикер таратып, «дөнья бутаган» Герцен белән Белинский, башкалар. Совет власте белән килешмәү сәбәпле төрмәләрдә черетелгән дистәләгән татар зыялылары. Галимҗан Ибраһимовтан башлап, атылган Фәтхи Бурнаш, чит илгә китәргә мәҗбүр булган Гаяз Исхакый – яраклаша белмәү, власть җырын җырламау, гаделлек эзләү артык кыйммәткә төшсә дә, «фетнә» орлыклары чәчүчеләр һәрчак табылып торган...

 Гыйсъянчылар булмасын дигәндә бер генә шарт үтәлергә – үзгә, альтернатив фикергә дә урын булырга, карарлар кабул иткәндә ул да исәпкә алынырга тиеш. Башкача ул шарт «сүз иреге» дип атала. Кешелек шуңа һаман ирешеп бетә алмый әле. Дөньядагы иҗтимагый алгарыш, зурдан алганда, альтернатив фикер, төрле «диссидент»лар, алар тәкъдим иткән идеяләр, ачышлар хисабына барса да. Үзгә фикер халык мәнфәгатьләрен, хокукын яклый, кайгырта икән, ул – ватанпәрвәрлекнең югары формасы. Фикер төрлелеге, әйткәнебезчә, алгарыш юлы. Кеше затына лаек җәмгыять бары тел яшермәгәндә, бәхәс рөхсәт ителгәндә, диалог булганда гына ярала, яши. Бу – аксиома...

 Ә куштанлык белән ялагайлык, өстән кушканча гына эшләү, яшәү, уйлау – һәртөрле прогрессның тормозы. Барың да бердәй уйлау, кемдер кушкан кысада калу, строй белән йөрү ул халыкны үз ихтыяҗларында файдаланучы, аның хисабына банкет оештырып яшәүчеләргә генә файдалы.

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре