Татарстанда соңгы өч ел эчендә тәрбиягә алынган балаларны кире кайтару очраклары 20 процентка арткан. Бу хакта укытучыларның август киңәшмәсендә Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сөйләде. Болай да язмыш тарафыннан кыерсытылган сабыйлар инде җылы оя таптым дигәндә генә ни өчен тагын ятим кала? «ВТ» журналисты шул сорауга җавап табарга тырышты.
Министр бу хәлне тәрбиягә алган әти-әниләрнең дә, балаларның да тормышларындагы зур үзгәрешләргә әзер булмаулары белән аңлатты. Баштарак барысы да яхшы булыр дип өметләнсәләр дә, бер-берсенә ияләшә алмый интегәләр. Гаилә җылысын таба алмаучыларның күбесе – үсмерләр, авыру балалар, абый-апаларыннан аерылырга теләмәүчеләр.
«Бик арыган идем»
Казанда яшәүче Алия Сафиуллинаны әнисе бала табу йортында калдырып чыга. Биш яшендә аны бер гаилә үзенә ала. Әмма әтиле-әниле бәхет озак дәвам итми: мәктәпкә барганчы, сабыйны кире балалар йортына кайтаралар. Соңрак аны тагын бер гаилә сыендыра. Анда да тынычлык насыйп булмаган икән: кул күтәрү гадәти хәл була. Күршеләре опека бүлегенә хәбәр иткәч, өйдәге өч баланы да килеп алалар.
– 14 яшемә кадәр 3 гаиләдә яшәп карадым. Әмма берсендә дә җылы тапмадым. Үзенеке итеп яратучы булмады. Ә бит мин ул чакта бик тә әни назына сусаган идем, – дип искә ала Алия. – Әйе, ятимнәр йорты да рәхәт җир түгел. Төрлесен күрдек. Бәхетемә, мәктәпне тәмамлагач, юлыма яхшы кешеләр очрады. Кибетчегә укып чыктым. Кулыма диплом алган көнне булачак ирем белән таныштым. Озак йөрмәдек, әти-әнисе минем ятим бала икәнне белүгә никах укытты. Бүгенге тормышым шөкер итәрлек. Гомерем буе эзләгән әти-әнине ирем гаиләсендә таптым. Әмма баланы кире кайтаручыларга әйтәсем килә – алганчы яхшылап уйлагыз. Ничә мендәр чылатканымны үзем генә беләм.
«Беркайчан да алай эшли алмас идем»
Алсу Нурхәмитова – 3 ятим кызга әни булган кеше. Ул, беркайчан да кызларымны кире балалар йортына кайтара алмас идем, ди. Андыйларны «йөрәксезләр» дип атый.
– Балаларымны шулкадәр яратып үстерәм. Аларны кире кайтару башыма да килмәде. Алла сакласын! Алар өчен мин барысына да әзер. Яратуны үзләре дә аңлый, яхшылык белән кайтаралар, – ди Алсу. – Быел олы кызым көллияткә укырга керде. Мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлады. Әйбәт укысаң, телефон алып бирәм, дидем. Сөендердем. Әле кулымнан килсә, кызларымны тагын да бәхетле итәр идем. Аракыга баласын алыштырган аналарны, инде күпме урау юллар белән бала алып, аны кире илткән кешеләрне мәңге аңлый алмам.
Ә менә Миләүшә Сабирҗанова тәрбиягә алган ике улын да ятимнәр йортына кире илтергә мәҗбүр була. Үз сабыйлары тугач, ире белән әнә шундый адымга баралар.
– Дөрес эшләмәгәнемне аңлыйм. Әмма мин моңа әзер булмаганмын икән. Баштарак хисләр үзенекен итте. Янәсе, бу ятимнәрне әниле итәм. Тик булмады. Ирем белән уртак телне тиз тапты алар, ә мин ярата алмадым. Башта түздем. Әмма мәктәптә укый башлагач, тәртипләре начар якка үзгәрде. Геннары да үзенекен эшләде. Әйткәнне тыңламыйлар, үзләрен гел дөрескә саныйлар. Берзаман мин бөтенләй чирлегә сабыштым. Авырга узгач, малайларын кире илтергә кирәклеген аңладым. Әйе, күпләр ачуланды мине. Аңлау турында әйткән дә юк. Әмма алар безнең өйдә артык булырлар иде, – ди Миләүшә.
Дөрес, малайларны кире илтсә дә, язмышларын күзәтеп торган ул. Аларны соңрак башка гаилә үзенә сыендырган, инде малайлар гаилә корырга өлгергән икән.
«Җәрәхәт бик озак төзәлә»
Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец, баланы тәрбиягә алганчы ук кат-кат уйларга кирәк, ди.
– Бала алу – зур адым һәм җаваплылык. Иң элек тәрбиягә бала алучылар, закон буенча, булачак әти-әниләр мәктәбендә укырга тиешләр. Бик күп документ һәм белешмәләрне җыярга кирәк, – ди ул. – Бер тапкыр ятим калган баланы тагын кире кайтару – бала өчен зур кайгы. Кайчагында әти-әниләр психологик яктан әзер булмый. Кайчагында алар алган баланың сәламәтлегендә кимчелек күреп ала да югалып калалар. Кайтарылган балага аны бөтенләй алмаулары хәерлерәк булыр иде. Күңелдәге мондый җәрәхәт бик озак төзәлә.
Психолог Галия Гыймадиева фикеренчә, баланы тәрбиягә алган әти-әниләр чынбарлыкта нинди проблемалар белән очрашасын аңлап бетерми.
– Яхшы эш эшлиселәре килеп, күпне өмет итәләр. Бу бала рәхмәтле һәм бәхетле була дип уйлыйлар. Ә бит гел алай да булмаска мөмкин. Әти-әниләр тере кеше алганнарын уйлап бетермиләр. Ул баланың үз кимчелекләре дә бар. Ул үз холкын күрсәтә башласа яки нидер дөрес эшләмәсә, алар аны кабул итә алмый. Шулвакытта кеше баласы минеке түгел дигән
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез