Хәзерге вакытта Америкада яшәүче җырчы, "Ямьле" төркеменең элеккеге солисткасы Гөлназ Батталова сөенечле яңалыгы белән уртаклашты.
- Без Алекс белән әти-әни булачакбыз. Әлеге искиткеч яңалык белән үземнең туган көнемдә бүлешүемә чиксез шатмын. Үзем өчен дөньядагы иң зур бүләкне йөрәк астымда йөртәм", – дип язган ул социаль челтәрдә.
Җырчыны әлеге сөенече белән без дә котлыйбыз! Сабыйлары сау-сәламәт булсын.
https://vatantat.ru/2022/04/80150/
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез