Татар генералы Мәхмүт Гәрәев: «Хәрби мундир кигән килеш китеп тә барырмын инде»

Татарлар арасында бердәнбер армия генералы Мәхмүт Гәрәев турында китап дөнья күрде. Аны тәкъдим итү кичәсенә җыелган журналистларны беренче чиратта тираж мәсьәләсе аптырашта калдырды. Шәхесе дә бөек, китабы да саллы, анда Татарстан галимнәренең генә түгел, Россиянең күп төбәкләрендә яшәүче галимнәрнең язмалары урын алган. Ә тиражы – бары тик 200 данә.

Татарстан Фәннәр академиясенең Энциклопедия һәм төбәкләрне өйрәнү тарихы институты директоры сәбәбен болай аңлатты:

– Бу китап узган ел Мәхмүт Гәрәевнең 100 еллыгына багышлап уздырылган конференция материалларына нигезләнде. Шуңа күрә академия бюджетына салынырга өлгермәгән иде. Хөкүмәтебез тарафыннан конференция үткәрергә дип бирелгән акчаның бер өлеше шушы китапны чыгаруга тотылды.

Шулай итеп, бу гамәл, киресенчә, мактауга лаек булып чыкты. Мәхмүт Гәрәев кем ул? Галимнәрне тыңлаганнан соң, шушы сорауга җавап табудан тыш, эшлисе эшләрнең дә күп булуы аңлашылды.

Солдат, хәрби җитәкче, тарихчы

– Мәхмүт Гәрәев турында сөйләгәндә, без берничә юнәлешне күрсәтә алабыз, – диде Искәндәр Гыйләҗев. – Беренчедән, ул – солдат, офицер, каһарман. Бөек Ватан сугышында һәм башка локаль сугышларда катнашкан. Аларның саны алтыга җитә. Язмыш милләттәшебезне кайларга гына ташламаган. Ул һәрвакытта да халкыбызга тугрылыклы хезмәт иткән. Күп тапкыр яраланган. Икенчедән, ул – хәрби җитәкче. Озак еллар Мәскәүдә Хәрби фәннәр академиясен җитәкләде. Өченчедән, ул – хәрби теоретик. Үз тәҗрибәсеннән чыгып, хәрби теориягә багышланган зур хезмәтләр иҗат итте. Ул – зур тарихчы да. Сугышлар, аерым шәхесләр, төрле вакыйгалар тарихына зур өлеш керткән галим. Ниһаять, ул – чын татар кешесе. Чиләбе өлкәсендә туып үссә дә, Татарстан белән беркайчан да элемтәне өзмәде. Татарстан Фәннәр академиясе академигы мондагы вакыйгалар белән гел кызыксынып яшәде, аның эшчәнлегендә актив катнашты. Казанга килгәч, бигрәк тә Бөтендөнья татар конгрессы уздырган чараларда саллы чыгышлар ясады. Гомумән, бик мөлаем, җылы кеше иде ул. Аның белән аралашканда, яшь аермасы сизелми дә иде.

Без, заманында татарлардан бернинди генерал да булмаган, дигән сүзләрне дә искә төшерә алабыз. XVIII гасырда бердәнбер генерал булган. Ул – Котлымөхәммәт Тәфкилев. XIX гасырда күбрәк Польша – Литва татарларыннан чыккан генераллар бар. XX гасырда исә бу исемлек шактый озын. Беркем дә килешми калмас, мөгаен, арада иң тирән эз калдырганы – Мәхмүт Гәрәевтер. Аның тормышы – безнең өчен үрнәк, аның эшләрен өйрәнергә, белергә, яшьләргә җиткерергә кирәк.

Бурычларым калды

– Миңа Мәхмүт Гәрәев белән аралашып яшәү бәхете тиде, – дип сөйләде Татарстанның элеккеге хәрби комиссары, генерал-майор Рим Мостаев. – Ул – башы-аягы белән хәрби кеше иде. Заманында: «Минем беренче уенчыгым да – совет гаскәрләре йолдызы иде», – дип сөйләгәне хәтердә. Бервакыт мин аның белән бер сөйләшүдә катнаштым. Аннан: «Сез кайчан да булса бу хәрби мундирны саласызмы?» – дип сорадылар. Мәхмүт Әхмәтович башта көлде. Аннан: «Юк, салмыйм. Бу бит – совет кешесе мундиры», – дип, юмор белән җавап бирде. Хәрби кием аңа бик ошый иде. «Хәрби киемнән башка ничек була инде ул?! Мине хөкүмәт хәрби булырга укытты, киендерде, мин шул киемдә килеш китеп тә барырмын инде. Башкача үземне күз алдыма да китерә алмыйм», – дигән чаклары булды.

Совет гаскәрләре Әфганстаннан чыгарылгач, 1989 елда аны Нәҗибулланың баш киңәшчесе итеп җибәрделәр. Көнчыгыш халкы белән сөйләшкәндә, беренче чиратта уртак тел таба белергә кирәк. Дөрес тактика куллану Әфганстанда вакытлыча тынычлык урнаштырды, якларны килештерде. Көнчыгышта көчле кешене хөрмәт итәләр. Мәхмүт Әхмәтович – әнә шул исемлектә.

Аның хәрби эшчәнлегенең төп ноктасы Хәрби фәннәр академиясе булды. Ул безне дә зур трибунага алып чыга алды. Мин дә 2006 елдан аның профессоры идем. Кешеләр белән эшләүдә әйтеп бетермәслек таланты бар иде аның. Академиягә берничә тапкыр Россия Президенты Владимир Путин да килде. Бик дустанә әңгәмә кордылар. Ишекне ачсам, мине дә: «Кер, әйдә, кер. Килеп җиттеңме? Чәкчәк алып килдеңме?» – дип каршы ала иде. Үзе кайчан кермә, газета, китап өемнәре арасында утыра. Ул чакта академия чын мәгънәсендә эшләде, гөрләп торды. Хәзер исә – тынлык.

Мәхмүт Гәрәев алдында мин үземне бурычлы дип саныйм. Хәрби комиссар булып эшләгән чорда Татарстанда Хәрби фәннәр академиясенең филиалын күпме ачарга тырышсак та, барып чыкмады. Каршылыклар күп булды. Әмма ул булырга тиеш. Бу хакта академиянең хәзерге җитәкчесе Рифкать Миңнеханов белән дә сөйләшүләр алып барам. Тагын бер үкенечем бар. Академиянең элеккеге җитәкчесе Мәкзүм Сәлахов белән Татарстан Фәннәр академиясендә генералга истәлек тактасы куярга сөйләшкән идек. Нишләптер, бу эш эшләнмәде. Артыннан йөреп бетерергә инде, бурычларны калдырмаска кирәк.

Ватанпәрвәр тәрбияләү өчен

Татарстан Иҗтимагый палатасында патриотик тәрбия буенча эшчәнлек алып баручы, «Сугышчан туганлык» оешмасы җитәкчесе Рафаэль Шакирҗановның язмалары китапта урын алган.

– Бу китап – балалар, яшьләр арасында патриотик тәрбия, батырлык дәресләре алып бару өчен бик кирәкле кулланма, – диде ул. – Мондагы һәр сүз халыкка барып җитәргә тиеш. Без бик катлаулы чорда яшибез. Махсус хәрби операциядә бара торган вакыйгаларны аңлату өчен дә бу бик кирәк.

Әлеге фикергә китапның мөхәррире, тарих фәннәре докторы Рафаэль Шәйдуллин да кушылды.

– Әле безгә Мәхмүт Гәрәевнең биографиясен, хезмәтләрен өйрәнергә дә өйрәнергә. Аның турында тагын бер нәрсә әйтелмичә калды кебек: ул соңгы елларда Бөек Ватан сугышы турында ялган язучыларга каршы көрәш алып барды. Моны «генералның җиденче сугышы» дип бәяләүчеләр дә булды.

Тиражы аз булгач, бу китапны кайдан алырлар икән, дип уйлап бетермәдем, Искәндәр Гыйләҗев ярдәмгә килде: «Академиянең «Татарика» сайтында барлык китапларны да электрон вариантта куябыз. Шуннан таба аласыз», – диде ул. Шулай да кулга китап тотып уку әйбәтрәк инде. Бәлки, кабат бастыру турында да уйларлар әле.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре