Татар җырчысы әни булган

Бу көннәрдә татар җырчысы, «BIROKA» тәхәллүсе белән дә билгеле артист Татьяна Ефремова әни булган.

2 августта яшь гаиләдә кыз бала дөньяга аваз сала. Бу хакта Татьяна үзенең социаль челтәрләренең берсендә хәбәр итте.

Сүз уңаеннан, Татьянага тәкъдимне булачак ире Владислав Тинчурин театрында спектакльдән соң ясаган иде. Алар узган елның 9 августында өйләнеште.

Яшь гаиләне шатлыклы вакыйгалары белән тәбрик итәбез!

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре