Газетага язылу

Татарстан атланмай җитештерү буенча лидерлыкка чыккан

Республикада 15,8 мең тонна атланмай эшләп чыгарылган.

Татарстан атланмай җитештерү буенча Россия төбәкләре рейтингында икенче урынга чыккан. Milknews үзәге белгечләре хәбәренә караганда, республикада быел гыйнвар-сентябрь айларында барлыгы 15,8 мең тонна атланмай эшләп чыгарылган. Бу хакта “Татар-информ” яза.

Рейтингта Воронеж өлкәсе беренче урынга чыккан. Биредә шушы чорда 17,2 мең тонна продукция җитештерелгән. Өченче урында – Алтай крае (12,8 мең тонна).
Моннан тыш Пермь крае (11,9 мең тонна) һәм Курск өлкәсе (10,2 мең тонна) бу җәһәттән алдынгы 5 төбәк исәбенә кергән.
Рейтингта 20 төбәк урын алган. Алар агымдагы елның тугыз ае эчендә барлыгы 177 мең тоннага якын атланмай җитештергән. Әлеге продуктның гомуми күләменең 71 проценты бу.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре