Татарстан банкларында 32 кәгазь акчаның чын түгеллеге ачыкланган

Быел апрельдән июнь аена кадәр Татарстан банкларында 32 кәгазь акчаның чын түгеллеге ачыкланган. Узган елның шушы ук чорында бу күрсәткеч 36 булган.

Ялган акчаларның күпчелеге (20 данә), элеккечә үк, 5 000 сумга туры килә. Шулай ук 9 – 1000 сум, бер – 100 сум һәм ике – 50 сум акчаның мошенникларның “иҗат җимеше” генә булып торуы билгеләнгән.
Моннан тыш быел икенче кварталда 50 һәм 100 долларлык биш чит ил валютасының “фальшивка” икәнлеге ачыкланган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре