Татарстан Биоресурслар буенча комитетының хайваннар дөньясына күзәтү бүлеге мөдире Илфат Вәлиев: «Урманнарда азык әзер, барысына да җитә»

Акрынлап кышка аяк атлыйбыз. Инде кар да төшеп сөендерде. Бу чорны кыргый хайваннар ничек кичерә? Алар өчен азык җитәрлекме? «Урманнарда азык әзер, барысына да җитә», – ди Татарстан Биоресурслар буенча комитетының хайваннар дөньясына күзәтү бүлеге мөдире Илфат Вәлиев.

– Елына ике тапкыр яз һәм көз айларында безнең хезмәткәрләр, республиканың аучылык биләмәләрендә җимлекләр, утлыклар урнаштырып, кыргый хайваннарны ашата. Тоз, салам, ашлык һәм башка төрле азыклар әзерләнә. Алар җәнлекләрнең кайбер төр авыруларга каршы торучанлыгын арттырачак һәм күченеп йөрүдән коткарачак, – ди белгеч. – Азык булгач, хайваннар салкыннарны да тыныч үткәрәчәк.

Кыргый хайваннарны мәктәп укучылары да кайгырта. Тәтеш районының Килдеш мәктәбендә укучылар урманда яшәүчеләргә үзләреннән өлеш керткән. Кем нәрсә алып килә ала, шуны китергән. Куяннарны уйлап, кишер алып килүчеләре шактый.

– Мин табигать кочагында булырга бик яратам. Элек урманга әти-әнием белән йөри идем. Хайваннарны сыйларга килүем беренче генә тапкыр. Мин, аларны ашатучы кеше юктыр, алар үз көннәрен үзләре күрәдер, дип уйлый идем. Урманнан шатланып кайттым, аларны ашатучы, кайгыртучы кешеләр җитәрлек икән, – ди Арина Горбунова.

Кыргый хайваннар кайчан тамак туйдыра? Баксаң, аларның күбесе тамагын төнлә туйдыра икән. Минзәлә районының дәүләт ау күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе Ринат Шәйхетдинов әнә шулай ди.

– Кыргый хайваннарның йөрү юлларына азык тутырылган җимлекләр куябыз.  Анда тоз, яфрак, печән салына. Тояклылар өчен тоз бик кирәк. Кайбер төр хайваннар өчен бодай да салабыз. Алар төнлә ашап йөри. Бик сирәк вакытта гына көндез утлык янына килгәннәрен күрәсең, – ди Ринат Шәйхетдинов. – Тиздән, кар төшкәч, аларның санын ала башлаячакбыз. Әлегә су кошларын исәпләдек. Шунысын әйтә алам: хайваннар саны елдан-ел арта.

Татарстанда кыргый хайваннар кышка курыкмыйча керә ала. Татарстанның Биоресурслар буенча комитеты белгечләре сүзләренә караганда, урманнарда алар өчен әзерләнгән азык күләме җитәрлек. Республикада җәнлекләр өчен 346 җимлек ясалган. Аларга 24317 килограммнан күбрәк ашлык салынган, 532 себерке әзерләнгән. Кыргый хайваннарны кайгырту аларның үрчүенә китерә. Әйтик, 10 ел эчендә пошиларның саны, ике тапкыр артып, 13,5 мең булган. Кыр кәҗәләре исә 6 тапкыр арткан. Аларның баш саны хәзер 12,5 меңгә җиткән.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Гөлгенә Шиһапова

Көн хәбәре