Татарстан бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәре 299 миллиард сум тәшкил иткән

Бу елның җиде аенда Татарстанның тупланма бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәрдән 298,6 миллиард сум акча җыелган. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында Татарстан финанс министры урынбасары Алла Анфимова әйтте.

“Татарстан тупланма бюджетның салым һәм салым булмаган керемнәре күрсәткече буенча ил күләмендә алтынчы (Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Краснодар крае һәм Свердловск өлкәсеннән соң), ә Идел буе федераль округында беренче урында”, – диде ул.

Министр урынбасары әйтүенчә, тупланма бюджетка физик затларның кеременә салым – 93,2 миллиард сум, табышка салым – 90,2 миллиард сум күләмендә тупланган. “Салым булмаган керемнәр күләме 25,8 миллиард сум тәшкил итә”, – диде министр урынбасары.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре