Бу хакта VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының унсигезенче утырышында Татарстан буенча эчке эшләр министры Дамир Садретдинов әйтте. Ул узган елда полиция эшчәнлегенә йомгак ясады. “Барлык теркәлгән IT-җинаятьләрнең 61,3 проценты, ягъни 15 меңнән артык очрак, ул – дистанцион җинаятьләр”, – диде министр.
Былтыр мошенниклыкка бәйле – 12,4 мең очрак, банк картасыннан акча урлауга кагылышлы – 3 меңгә якын очрак теркәлгән. “Шул ук вакытта, 2025 елда мондый җинаятьләр 12 процентка кимеде”, – диде Дамир Садретдинов. Моңа кадәр хәбәр итүләренчә, узган ел мошенниклар республика яшәүчеләрнең 6 миллиард сумга якын акчасын урлаган.
“Илкүләм мессенджерлар аша алдау очраклары бармы?” – дип тә кызыксынды депутатлар министрдан. “Мошенниклар бөтен мессенджерлардан да файдалана”, – диде Дамир Садретдинов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез