Утырышның көн тәртибенә 24 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән 11 республика һәм биш федераль закон проекты каралачак. Республика законнарының барлык проектлары да беренче укылышка әзер.
Парламентарийлар депутат Азат Җиһаншинның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату һәм ул эшләгән ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты составында үзгәрешләр кертү мәсьәләсен дә караячак.
Моңа кадәр Азат Җиһаншин Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министры итеп билгеләнгән иде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бу хактагы Указны 12 гыйнварда имзалады. Узган елда полиция эшчәнлеге турындагы хисап белән утырышта Татарстан буенча эчке эшләр министры Дамир Сатретдинов чыгыш ясаячак. Шулай ук Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская хисап тотачак. “Хөкүмәт сәгате”ндә депутатлар Татарстанда партнерлык финанславы буенча тәҗрибә рәвешендәге эшне гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында мәгълүмат тыңлаячак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез