Татарстан Дәүләт Советында: кемнәр килер, кемнәр китәр...

Парламентыбыз Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, журналистларны җыеп, алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы эшчәнлегенә йомгак ясады. Соңгы сессия утырышында аның чыгышын тыңлаган идек инде, шуңа күрә матбугат конференциясе дә узуга бераз гаҗәпләндек. Бер үк нәрсәне кабатлап язу укучыларыбыз өчен дә кызык булмас кебек тоелды. Әмма парламент Рәисе белән күзгә-күз карашып сөйләшеп утыруга җитми инде.

Быел көз парламентка йөз депутат сайларга кирәк. Иллесе партия исемлеге буенча, иллесе бер мандатлы округларда тавыш бирү юлы белән. Партиядән депутатлыкка кандидатлар ачыкланды инде, шулай булгач, әллә ни баш катырасы юк кебек. Кайбер ачы теллеләр авызыннан «сайлау-сайлау уйнар вакыт җитә» кебек сүзләр дә чыга башлады. Ә бит, икенче яктан, дөньяның иң күп илләрендә сайлаулар төрле партияләрнең үзара көрәшенә кайтып кала һәм бу инде уен-муен түгел. СССР вакытында бердәнбер җитәкче һәм юнәлткеч көч коммунистлар партиясе булса,  хәзер, берәү әйтмешли, өч татар бергә җыелып, бер партия оештыра ала. Димәк бездә фикер төрлелегенә юл ачык дигән сүз. Хикмәт шунда гына, без мондый демократиягә, күппартиялелеккә өйрәнеп, ияләнеп җитмәгән әле. Бездә хәтта «Федераль законнар белән яшәгәч, безгә парламент нигә кирәк?» – диючеләр дә очрый. Яшермим, андый шик миндә дә бар иде. Әмма парламент эшчәнлеген нечкәли башлагач, фикерем үзгәрде. Әйе, соңгы елларда без үз законнарыбызны федераль калыпка кертү белән шөгыльләндек. Шул ук вакытта федераль үзәк төбәкләрнең кайбер вәкаләтләрен дә үзенә алырга омтыла. Болар – хакимият вертикален ныгыту шаукымы нәтиҗәләре. Фәрит әфәнде фикеренчә, үзенә артык күп җаваплылык алу федераль үзәк өчен бик үк кулай түгел, үз өсләреннән бөтен җаваплылыкны төшереп, төбәкләр халыкка: «Әнә Мәскәүгә мөрәҗәгать итегез, бу безнең эш түгел», – дип әйтә башларга мөмкин.  Әлбәттә, эш моңа ук барып җитмәс, иң яхшысы –  төбәкләргә җирле мәсьәләләрне үзләре хәл итәргә мөмкинлек тудыру һәм булышу.  Димәк, төбәкнең үз парламенты булырга тиешлеге дә бәхәссез.

Татарстанны алсак, беренчедән, Дәүсовет соңгы чакырылышта гына да 94 база законы кабул иткән, ягъни бу ниндидер законга өстәмәләр, төзәтмәләр кертү генә түгел, ә яңасын тудыру. Без Россия Думасына да 21 закон проекты тәкъдим иткән идек, шуның  дүртесе федераль закон буларак гамәлгә керде. Димәк, без бөтен ил өчен уртак булган яшәү кагыйдәләре язуга да үз өлешебезне кертәбез дигән сүз. Парламентыбызның абруе елдан-ел күтәрелә бара. Шулай булмаса, Россия төбәкләре парламентлары, киңәш сорап, безгә мөрәҗәгать итмәсләр, үз эшләрендә Татарстан тәҗрибәсен кулланмаслар иде. Бүген безнең 37 төбәкнең закон чыгару органнары белән үзара хезмәттәшлек турында килешү төзелгән. Федераль хакимият органнары белән турыдан-туры эшләү буенча ике килешү бар. Чит дәүләтләрнең закон чыгару органнары  белән дә  11 килешү һәм беркетмә гамәлдә икәнен дә әйтсәк, Татарстанның ил генә түгел, дөнья сәяси аренасында да дәрәҗәсе шактый икәне аңлашыладыр. Казахстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан парламентарийлары белән делегацияләр алмашу гадәти хәлгә әйләнде. Фәрит Мөхәммәтшин әйтмешли, күңелебез һәркемгә ачык. Парламент шундый булырга тиештер дә инде, чөнки ул – вәкиллекле орган һәм башка дәүләт хакимияте органнарына караганда халыкка якынрак, дип әйтәсе килә.

Инде менә ничә мәртәбә Фәрит Хәйрулла улыннан: «Депутатлыкка тагын барасызмы, парламент җитәкчесе булырга ниятегез бармы?» – дип сорыйлар. Ә Фәрит әфәнденең китәм дип тә, калам дип тә кистереп әйткәне юк. Шул ук вакытта үзе үк әйтүенчә, ул беркайчан да тәхеткә, ягъни хакимлеккә омтылмады. Аның артыннан этеп баручы да булмады. Урынан урынга акылы, тырышлыгы күчереп йөртте аны. Нинди генә урын биләсә дә, кешегә кирәк кеше булды. Болай язуым тавтология түгел, «кеше» дигән сүзне нигезсез кабатламадым. Фәрит әфәндегә әтисе Хәйрулла абзый «Улым, кешеләрне ярат, кешеләр белән эшләргә өйрән!» – дип еш әйтә торган булган. Һәм бу сүзләрне ул әтисенең хәер-фатихасы дип кабул итеп яши. ­­

«Парламент халыкка, кешеләргә хезмәт итәргә тиеш» дигән сүзләрне без аннан еш ишетәбез. Матбугат конференцияләрендә дә әйтмичә калмый ул аны.  Фәрит әфәнде китү-китмәү мәсьәләсендә дә үз фикерен әйтте. Ул бит – «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлекчәсе сәркатибе дә. Мондый катлаулы чорда хушлашып китеп барса, «Мөхәммәтшин курыкты, эшен ташлап качты», – диючеләр дә табылыр, дип шикләнә ул. Әлбәттә, парламент яңарыр, кемдер килер, кемдер китәр, тик, аның җитәкчесе фикеренчә, тәҗрибәле депутатларның бер өлеше калырга, күппартиялелек сакланырга тиеш. Ә кемнең каласын вакыт күрсәтер.

Фото: gossov.tatarstan.ru

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре