Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталы аша 95 миллион электрон хезмәт күрсәтелгән

Быел 11 айда Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталы аша 95 миллион электрон хезмәт күрсәтелгән, барлыгы 22 миллиард сумлык 8 миллион түләү үткәрелгән.

Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Булат Габдрахманов әйтүенчә, 2012 елда порталдан нибары 250 мең кеше файдаланса, бүген әлеге сан 3 миллионнан артып киткән. Аның сүзләренә караганда, 2019 елда татарстанлылар электрон рәвештә нибары 5 хезмәттән файдалана алган. 2020 елда исә бу күрсәткеч 27 гә җиткән. Бүген социаль әһәмиятле 319 дәүләт хезмәте электрон рәвештә күрсәтелә. Россиянең башка бер генә төбәгендә дә мондый үсеш юк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре