Татарстан экологлары республика халкын өмәгә җыйды

Бүген Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы санитар-экологик чистарту икеайлыгы кысаларында өмә уздырды. Өмә уен форматында узды. Катнашучылар командаларга бүленеп көч сынашты. Иң-иңнәренә исә, бүләкләр тапшырдылар.

Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков иң элек өмәдә катнашучы яшь экологлар белән агач утыртты.

- Тынычлык бистәсендә Сабантуй уза торган мәйданны җыештырдык. Катнашучылар бик актив.Кечкенә генә балалар нинди зур чүпләрне җыя. Экология -безнең барыбызны да берләштерә. Туган җиребезнең чиста булуы үзебезлән тора. Матур урында яшәү дә рәхәт, - диде ул.

Исегезгә төшерәбез, тирә-якны чистарту " Экологик иминлек" илкүләм проекты ярдәмендә тормышка ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре