Татарстан фәкыйрьлектә яшәүчеләр өлеше азрак булган төбәкләр бишлегенә кергән. “РИА Новости” төзегән рейтингта Ерак төньяк төбәге лидерлыкка чыккан.
“Росстат”, узган ел йомгакларына таянып, илдә яшәүче халыкның 8,5 процентының (чираттагы минимум) фәкыйрьлектә яшәвен теркәгән. 2000 елдагы (29%) белән чагыштырганда, хәлләр сизелерлек яхшырган: аз керемлеләрнең өлеше өч тапкырдан күбрәк кимегән.
Фәкыйрьләр саны бигрәк тә Ямал-Ненец автономияле округында (3,6%) һәм Санкт-Петербургта (4,4%) аз. Мәскәү (4,5%) өченче урынга чыккан. Татарстан (4,6%) – дүртенче. Чукотка автономияле округы (5,2%) бишенче урынны алган. Ә менә Ингушетиядә очны-очка ялгый алмаучыларның өлеше кайдагыга караганда да күбрәк – (27,7%). Россиядәге уртача күрсәткечтән 3 тапкыр зуррак сан бу.
Гомумән алганда, илдә мохтаҗлыкта яшәүчеләрнең өлеше алдагы елдагы белән чагыштырганда уртача 0,5 процентка кимегән. Белгечләр, хезмәт хаклары артудан чыгып, 2024 ел йомгаклары буенча мондыйларның тагын да кимиячәген фаразлый.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез