Татарстан фильмы халыкара фестивальдә махсус бүләккә ия булды

Бүген Казанда «Алтын мөнбәр» халыкара кинофестивале тәмамлана. Фестивальнең ябылу тантанасында быелгы җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның «Кино сәнгатендә гуманизм өчен» махсус бүләгенә режиссер Рауф Кумаевның «Телсез күке» фильмы ия булды.

500 мең сум күләмендәге премияне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов тапшырды. «Кино сәнгате - ул бик тормышчан, бик нечкә, шул ук вакытта бик югары сәнгать. Һәрбарчагызга да, шл исәптән, тамашачыга да бу сәнгать төренә шулкадәр игътибар һәм хөрмәт белән каравыгыз өчен рәхмәт!» - диде ул.

Быел ХХ мәртәбә узучы фестивальгә 47 илдән 814 гариза килгән. 6-11 сентябрь көннәрендә барлыгы 141 фильм күрсәтелде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре