Татарстанда илкүләм проектларны актив төстә гамәлгә ашыру дәвам итә. Быел беренче яртыеллыкта 11 төп юнәлеш буенча 15,6 миллиард сум тотылган. Быелга бюджеттан каралган акчаның 36,5 проценты бу, дип хәбәр итә Финанс министрлыгының матбугат хезмәте.
Иң күп акча түбәндәге юнәлешләргә җибәрелгән:
* “Гаилә” – 7,3 миллиард сум,
* “Балалар һәм яшьләр” – 3,3 миллиард сум,
* “Яшәү өчен инфраструктура” – 2,5 миллиард сум,
* “Озын һәм актив гомер” – 1,9 миллиард сум.
* “Кадрлар” – 358,4 миллион сум,
* “Экологик иминлек” – 121,8 миллион сум,
* “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” – 120,9 миллион сум.
Тулаем алганда, 2025 елга республика бюджетында 11 илкүләм проектны гамәлгә ашыруга 42,9 миллиард сум каралган. Шуның 23,4 миллиард сумы – федераль бюджеттан, 19,5 миллиард сумы – республика бюджетыннан.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез