Югары җитештерүчәнлекле эш урыннары буенча без дә мактана алабыз. Татарстан әнә шундый рейтингка эләккән.
Тикшеренүдән күренгәнчә, узган елда бездә 1 мең кешегә заманча җиһазланган 328 эш урыны туры килгән. 85 төбәкнең 34ендә әлеге күрсәткечнең уртачадан югарырак булуы ачыкланган. 58 субъектта мондый урыннарның иң күбе эшкәртү сәнәгатенә туры килгән. Бу хакта РИА «Новости» хәбәр итә.
Мәскәү, гадәттәгечә, беренче урынга чыккан. Анда аларның саны 3,3 миллионга җиткән (узган елдагыга караганда 8 процентка күбрәк). Санкт-Петербург икенче урынны алган (1,5 миллион, 2 процентка арткан). Свердловск өлкәсе (783 мең, 7 процентка арткан) һәм Татарстан (696 мең, 9 процентка арткан) өченче урында тора. Илдәге югары җитештерүчәнлекле барлык эш урыннарының 32 проценты шушы төбәкләрдә тупланган.
Үсеш темпына килгәндә, Воронеж өлкәсендә иң зур күрсәткеч (12,4%) теркәлгән. Россия буенча бу күрсәткеч уртача 4,1 процентка арткан.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез