Татарстан юлларындагы һәр ун камераның берсен яңа урынга урнаштырачаклар

Татарстанда, Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау системасына яңа таләпләр куелу сәбәпле, 95 камераның (барлык “күзләр”нең 11 проценты) урынын алыштырмакчылар. “Коммерсантъ” басмасы хәбәренә караганда, камераларны урнаштыру урыннары һәм шартларына, шулай ук юллардагы билгеләнеше кагыйдәләренә яңа таләпләр куела.

Моңа кадәр бу өлкәдә тәкъдимнәр һәм үтәлеше мәҗбүри булмаган стандартлар гына гамәлдә булып килгән. Шул сәбәпле йөртүчеләрдән, “күзләр”нең иминлекне кайгыртудан гайре, казнаны штраф акчасы белән баету өчен генә урнаштырылуына шикаятьләр ташкыны кимемәгән.

Шулай итеп, республикада яңа таләпләргә туры килмәгән 95 (гомуми санның 11 проценты), Мәскәү өлкәсендә – 87 (4%) камера эше “төзәтеләчәк”. Хәзер аларны, башка урыннарга урнаштыру өчен, сүтәләр. Бу эш бүтән өлкәләрдә дә алып барыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре