Бүген иртән Татарстанның Баулы районы Александровка поселогы янында М5 федераль трассасында авария булган. Шаһитларның сүзләренә караганда, KIA машинасын йөртүче йоклап киткән һәм йөк машинасына бәрелгән.
 
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел машина йөртүчесе салонда кысылып кала, пассажиры төрле җәрәхәтләр алган. Йөк машинасын йөртүчегә зыян килмәгән дип яза "Татар-информ".
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез