Кичә Чаллы шәһәренең Машина төзүчеләр урамында “автошкола”ның “Лада Гранта” машинасына ут капкан. Бу хакта “Татар-информ” Россия МЧС Татарстан буенча Баш идарәсе мәгълүматларына таянып яза.
Машинадагы ике кеше 1-2 дәрәҗәдә пешкән. Аларны Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатканнар. Коткаручылар 4 квадрат метр мәйданга җәелгән янгынны сүндергән.
 Башлангыч мәгълүматларга караганда, гадәттән тыш хәлнең сәбәбе – транспорт чарасының төзексезлеге.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез