Татарстан юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Нотариат көне белән котлады.
"Хөрмәтле нотариуслар һәм нотариаль палаталар хезмәткәрләре! Һөнәри бәйрәмегез – Нотариат көне белән ихлас котлауларны кабул итегез!
 Нотариуслар, һөнәрнең югары стандартларына тугры калып, гражданлык җәмгыяте һәм дәүләт мәнфәгатьләренә хезмәт итү бурычын җаваплы башкаралар.
 Сезнең һөнәри эшчәнлегегез нәтиҗәсендә гражданнар җәмгыятенең ныклы юридик нигезе булдырыла, гражданнарның һәм эшкуарлык эшчәнлеге субъектларының мөлкәти мәнфәгатьләрен яклау дәрәҗәсе арта.
 Ватанны саклаучыларга ярдәм итү – бүген иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Нотариаль берләшмә, гражданнар ихтыяҗларына вакытында җавап биреп, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү формаларын һәм ысулларын системалы рәвештә арттыра.
 Һөнәри сыйфатлар, дәүләт һәм җәмгыять алдында югары җаваплылык тойгысы, әхлак ныклыгы нәтиҗәсендә нотариуслар гражданнарның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауда алга таба да беренче урында булырлар дип ышанам.
 Һөнәри бәйрәмегез белән котлап, алдыгызга куелган барлык бурычларның уңышлы үтәлүен телим! Нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм күпкырлы эшчәнлегегездә уңышлар юлдаш булсын!", диелә котлауда.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез