Узган төндә Россия күгеннән 192 дошман пилотсыз очкычы бәреп төшерелгән. Россия Оборона министрлыгында хәбәр итүләренчә, Татарстан территориясендә дә БПЛА бәреп төшерелгән.
«22 ноябрьдә 20.00 сәгатьтән 23 ноябрьдә 8.00 сәгатькә кадәр, һава һөҗүмнәреннән саклану дежур көчләре тарафыннан Брянск, Белгород, Воронеж, Волгоград, Киров, Орлов, Пенза, Ростов, Саратов, Самара, Тамбов, Ульяновск өлкәләре, Краснодар, Пермь крайлары, Татарстан Республикасы, Башкортостан Республикасы һәм Кырым Республикасы территорияләрендә 192 Украина пилотсыз очкычы бәреп төшерелде», – диелә хәбәрдә.
Моңа кадәр Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Әлмәт янындагы нефть саклагычка БПЛА һөҗүме турында хәбәр иткән иде. Пилотсыз очкыч һөҗүме нәтиҗәсендә берничә объектка зыян килгән. Үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр юк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез