Газетага язылу

Татарстан күпере: Кытай белән мөнәсәбәтләрнең ныклыгы якынайта араны

Кытай ерак булса да, ике арадагы мөнәсәбәтләрнең ныклыгы якынайта безне. Татарстан башкаласында узган «РОСТКИ: Россия һәм Кытай: үзара файдалы хезмәттәшлек» IV халыкара форумы моны тагын бер кат дәлилләде. Казан мәйданында элемтәләрне ныгыту, үсеш юнәлешләре һәм киләчәк өчен кадрлар әзерләү турында сөйләштеләр.

Татарстан күпере: Кытай белән мөнәсәбәтләрнең ныклыгы якынайта араны
Фото: tatarstan.ru

Киләчәк кешесе

Бүген Россия һәм Кытай арасындагы мөнәсәбәтләр тарихи югары дәрәҗәдә. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «РОСТКИ» форумының пленар утырышында әйтте. Анда ике ил арасындагы сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрне үстерү өчен кадрлар әзерләү турында сөйләштеләр.

– Россия һәм Кытай арасындагы мөнәсәбәтләр бүген моңарчы күрелмәгән югары дәрәҗәдә булып кала. Әлеге хезмәттәшлек сәясәттән һәм иминлектән алып, сәүдә, инвестицияләр, фән һәм мәдәнияткә кадәр күп юнәлешләрне колачлый, – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, киләчәктә дә хезмәттәшлекне үстерү өчен белемле кадрлар таләп ителә. Шуңа күрә якын киләчәктә үк мәгарифкә басым ясарга кирәк булуын искәртте ул. Бу хакта сөйләгәндә, Татарстан Рәисе Кытай халык мәкален дә искә төшерде.

– Агач үстерү  өчен – ун ел, кеше тәрбияләү өчен тулы бер гомер кирәк. Бездә исә кадрлар барысын да хәл итә, дип тә әйтәләр. Озак вакытка исәпләнгән үсеш кешедән башлана икәнен аңлыйбыз, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Россия белән Кытай арасындагы багланышлар телләрне генә түгел, ә югары технологияләр, логистика, инвестицион проектлаштыру, мәдәниятара элемтәләр өлкәсендәге компетенцияләрне дә белгән профессионалларга таянырга тиеш.

Фикерен дәвам иттереп, Татарстан, мәгариф системасы һәм фәнни мәктәпләре алга киткән төбәк буларак, мондый кадрлар әзерләүдә катнашуны үз бурычы итеп күрә һәм тәгаен белем бирү программалары,  стажировкалар тәкъдим итәргә әзер, дип тә йомгаклады Татарстан Рәисе.

Уртак эшкә дә аерым тукталды ул. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Кытай – дәүләт идарәсен һәм икътисадны цифрлаштыруда әйдәп баручыларның берсе. Бу тәҗрибә белән Татарстан да кызыксына.

Кадрлар димәктән, Россия белән Кытай киләчәк белгечләрен авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә бергәләп әзерләргә ниятли. Пленар утырышта катнашкан Россия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут сүзләренә караганда, ике илнең мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлеге актив үсә. Шул ук вакытта Россия һәм Кытайның аграр югары уку йортларының киләчәктә хезмәттәшлекне киңәйтү өчен мөмкинлекләре зур. «Бездә 800 гә якын Кытай студенты агросәнәгать вузлары системасында белем ала. Россиядән читкә китеп белем алучылар әлегә азрак», – диде ул. Министр билгеләп үткәнчә, Авыл хуҗалыгы министрлыгы Кытай коллегалары белән ике як та таный торган диплом системасын үстерү турында фикер алыша.

300 миллиард долларга юл

Форум үзе үк ике дәүләтне якынайту өчен хезмәт итә. Бу хакта Рөстәм Миңнеханов пленар утырыштан соң, журналистлар белән аралашканда әйтте. «Безнең төп бурыч ике дәүләтне якынайту, әлеге эшкә төбәкләрне дә җәлеп итү», – диде ул. Татарстан Рәисе әйтүенчә, быелгы форумда Россиянең 60 ка якын төбәгеннән вәкилләр катнашкан. Татарстанда уза торган чарага карата Кытай Халык Республикасы ягыннан да кызыксыну зур булуын искәртте ул. Табаны кызуында сугып, киләсе очрашу көнен дә билгеләде. 2027 елда «РОСТКИ» форумы 17–18 августта узачак дип көтелә.

Мөнәсәбәтләрнең ныклыгын саннар да дәлилли. Россиядә Кытай эшмәкәрләре берлеге рәисе Чжоу Лицюнь Россия белән Кытай арасында товар әйләнешен 300 миллиард долларга кадәр җиткерү максаты якын арада ук чынга ашарлык эш дип атады. Өч ел рәттән илләр арасында товар әйләнеше күләме 200 миллиард доллардан артып китә.

– Бу елның гыйнвар–июль айлары нәтиҗәләренә караганда, Россия белән Кытай арасындагы товар әйләнеше 159 миллиард долларга җитте, үсеш – 26 процент. Мондый күрсәткечләр ел ахырына кадәр сакланса, Россия һәм Кытайның тарихи товар әйләнеше күләме тагын да күбрәк булачак, – диде Чжоу Лицюнь.

Ике ил арасында хезмәттәшлекне үстерүгә нәрсә комачау итүен дә әйтте  Чжоу Лицюнь. Төп проблемаларның берсе булып логистика кала, бигрәк тә Россия–Кытай чигендә. Чжоу Лицюнь фикеренчә, транспорт һәм чик буе инфраструктурасын үстерү Россия–Кытай инвестицион хезмәттәшлеген алга таба үстерү өчен уңай шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк.

МИЗ, карта һәм кино

Ике ил арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуда Татарстанның да өлеше зур. Чжоу Лицюнь фикеренчә, республиканың махсус икътисадый зоналары, инвестиция мәйданчыклары һәм географик яктан уңайлы урнашуы республиканы Кытай бизнесы өчен кызыклы итә. «Республиканың өстенлекле якларыннан берсе – биредә инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен әзер инфраструктура бар. Татарстанның махсус икътисадый зоналары, шул исәптән үз заводлары һәм сәнәгать парклары бар. Моннан тыш, монда инвестицияләр өчен яхшы шартлар тудырылган», – диде чит ил кунагы.

Ул шулай ук республиканың географик яктан уңайлы урнашуына һәм транспорт мөмкинлекләренә аерым игътибар итте. «Мәскәү ерак түгел, Идел бар – Татарстанның инвестицияләр җәлеп итү өчен өстенлекләре күп», – диде Россиядә Кытай эшмәкәрләре берлеге рәисе. Чжоу Лицюнь киләчәктә Кытай бизнесының Татарстанга кызыксынуы үсәчәгенә ышаныч та белдерде.

Башка тармакларны алсак, республика белән Кытайның кино һәм анимация өлкәсендә хезмәттәшлек итү өчен мөмкинлекләре зур, диделәр форумда.

– Бүген креатив индустрияләрне үстерүгә бәйле мәсьәләләрне билгеләү мөһим. Быел Казан яңа креатив кластер – Үзенчәлекле осталык үзәге булдырды, анда мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклаучылар эшли. Һәм бу – экспортларга мөмкин булган юнәлешләрнең берсе, чөнки хәзер үзенчәлеккә ия булу мөһим. Татарстан белән Кытайның кино һәм анимация өлкәсендә зур мөмкинлеге бар. Безнең «Туган Батыр» мультфильмы, «Маша һәм медведь» мультфильмы кебек үк, кытайлыларның йөрәген яуларга мөмкин, – диде Креатив индустрияләрне үстерү үзәге генераль директоры Ранко Тепавчевич.

Йомшак дипломатия

Россия белән Кытайны сәламәтлек саклау тармагы да якынайта. Аерым алганда, Россиядән Кытайга барып дәвалану туризмы юнәлешендә бик зур үсеш теркәлгән.

– Элек россиялеләр медицина хезмәте алу өчен Израильгә, Германиягә һәм Швейцариягә барса, хәзер пациентлар Кытайны сайлый. Россиядән Кытайга барып дәвалану туризмы юнәлешендә бик зур үсеш теркәлде, – диде Патрис Лумумба исемендәге Россия Халыклар дуслыгы университетының (РУДН) Көнчыгыш медицинасы институтының традицион Кытай медицинасы кафедрасы мөдире Владимир Попов.

Аның әйтүенчә, моның өчен билгеле бер җирлек бар. «Беренчедән, Кытай – медицина ярдәме зур үсеш алган дөньядагы икенче икътисад. Кытайда югары технологияле медицина ярдәмен, аерым алганда, инвазив булмаган дәвалау ысулларын, робототехниканы һәм башкасын куллану буенча зур тәҗрибә тупланган. Бу Россия пациентлары өчен җитди сәбәп булып тора», – диде Владимир Попов. Ул Кытай Халык Республикасында тарихы меңнәрчә еллар белән исәпләнгән һәм яхшы үсеш алган традицион Кытай медицинасы турында да әйтте.

Шул ук вакытта, Россия дә Кытай халкы өчен медицина туризмы күзлегеннән кызыклы булып тора. Кытай–Россия тикшеренү биофармацевтика институты ректоры, академик, XY Group корпорациясенең беренче вице-президенты Цзяо Цзянь әйтүенчә, Харбиндагы компанияләрнең берсе Россиядә хирурглар өчен белем бирү үзәге булдыру мәсьәләләре турында фикер алыша. Укыту барышында Кытай роботын кулланырга мөмкиннәр. Быел «РОСТКИ»да тәүге тапкыр «Россия–Кытай: сәламәтлек саклау өчен технологияләр» фәнни-эшлекле симпозиумы узды.

Россия белән Кытай арасындагы мөнәсәбәтләрдә «йомшак дипломатия»гә дә урын бар. Аерым алганда, ике ил Россиядә кызыл бүреләр популяциясен торгызу программасын булдыру буенча сөйләшүләр уздырырга ниятли. Бу хакта форумда Мәскәү дәүләт зоопаркы генераль директоры, Мәскәү шәһәр Думасы депутаты Светлана Акулова әйтте. «Россиядә кызыл бүреләр юкка чыкты, алар Кытай ягына күчте. Без хайваннарның бу төрен Россиягә кайтару буенча табигатьне саклау программасын эшләргә телибез. Бәлки төбәкләргә дә бу юнәлештә эшләү кызык булыр иде», – дип сөйләде Светлана Акулова. Аның әйтүенчә, мондый проектлар Кытай Халык Республикасы белән «йомшак дипломатия»нең бер өлеше булырга мөмкин. «Әлеге эш кысасында зоопарклар тәҗрибә алмаша һәм хайваннарның сирәк төрләрен саклау буенча проектлар өстендә бергәләп эшли. Мәсәлән, зур панда үрчетү проекты кысасында, Мәскәү зоопаркына Диндин белән Жуи кайтты. Аларның балалары – Катюша да туды инде», – диде Светлана Акулова.

Кытайга һава капкасын тагын да зуррак итеп ачып куярга мөмкиннәр. Форум барышында Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Казан–Пекин, Казан–Чэнду һәм Казан–Сиань юнәлешләре буенча туры авиарейслар ачарга тәкъдим итте.

China Eastern Airlines Мәскәү офисы генераль директоры Кан Сяофэн хәбәр иткәнчә, 31 июльгә Казан белән Шанхай арасында авиакомпания 583 рейс башкарган, аннан 129 меңнән артык пассажир файдаланган. «Хәзерге шартларда Кытай һәм Россия арасында эшлекле, туристик, белем бирү сәфәрләренә ихтыяҗның тотрыклы артуы күзәтелә. Шулай ук Евразия транзиты һәм йөк ташу өлкәсендә дә киң мөмкинлекләр ачыла. Безнең компания маршрут челтәрен камилләштерүне дәвам итәчәк», – диде Кан Сяофэн.

Җаваплы сүз

Форум кысасында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә көн кадагында торган мәсьәләләр турында фикер алышты. Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев әйтүенчә, бердәм медиа кодка багышланган сессиядә Кытай Халык Республикасыннан 20 ләп массакүләм мәгълүмат чарасы катнашты. «Бу безнең яктан гына түгел, Кытай ягыннан да кызыксыну булуы турында сөйли. Безгә аралашыр, уртаклашыр нәрсәләр бар», – диде Айдар Сәлимгәрәев. Чарада массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре цифрлы мохиттә ышаныч, җаваплылык һәм хезмәттәшлек турында фикер алышты.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре