«Медиалогия» компаниясе 2025 елның май аена «илкүләм проектлар» контекстында Россия төбәкләренең медиарейтингын чыгарды. Лидерлар өчлегенә Татарстан Республикасы (МедиаИндексы – 49 704,7), Мәскәү өлкәсе (44 439,2) һәм Мәскәү (41 265,9) керде.
Татарстан илкүләм проектлар кысаларында инициативалар актив кертү нәтиҗәсендә беренчелекне яулады. Әйтергә кирәк, республикада 350дән артык кеше «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында укыту программасында катнашу өчен гариза биргән. 2025 елда барлыгы 5 меңнән артык кешене укыту планлаштырыла, дип хәбәр иттеләр төбәкнең Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында.
«Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» XVI халыкара икътисади форумы кысаларында Гарәп базарына юнәлтелгән «Табигать кочагы» дип аталган яңа хәләл туристик маршрут тәкъдим ителде. Бу инициатива «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты нигезендә гамәлгә ашырыла һәм төбәкнең туристик яктан җәлеп итүчәнлеген арттыруга юнәлтелгән.
Шулай ук Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү елында Татарстанда «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннары яши торган урамнарда 9,3 километрдан артык юл ремонтлау планлаштырыла. Бу хакта республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин хәбәр итте.
Республикада хатын-кызларны эш белән тәэмин итү мәсьәләләренә дә җитди игътибар бирелә. «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында мәшгульлек үзәкләре каршында хатын-кызлар клублары ачылды. Әлеге клублар 300 хатын-кызга эшкә урнашырга, ә 118 хатын-кызга үз эшен ачарга ярдәм итте.
Моннан тыш, Татарстанда «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә торган «Агросәнәгать комплексында хатын-кызлар» бөтенроссия конкурсының төбәк этабы башланды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез